ТАТ РУС ENG

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева белән хушлаштылар

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова / «Татар-информ» МАФото: © Гөлүзә Ибраһимова / «Татар-информ» МА

29 ноябрьдә Казанда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Гәрәеваны соңгы юлга озаттылар. 60 елдан артык Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйнаган актриса белән хушлашу мәрасиме Мәрҗани мәчете янында үткәрелде.

Наилә Гәрәева 28 ноябрьдә вафат булды. Аңа 18 ноябрьдә 83 яшь тулган иде.

Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга дәүләт эшлеклеләре, артистканың хезмәттәшләре, туганнары һәм тамашачылары җыелды.

Хушлашу мәрасимен Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин алып барды. «Наилә Хәким кызы Гәрәева театр сәхнәсенә якты йолдыз кебек балкып керде дә, 60 елдан артык гомерен, бөтен күңелен биреп иҗат итте. Үзенең иҗаты белән татар театрының дәрәҗәсен күтәрде, халкыбызның күңелендә лаеклы урын алды», – диде ул.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мәрхүмәнең туганнарының кайгысын уртаклашты. «Татар театр сәнгатендә иң якты йолдызларның берсе белән хушлашабыз. Репертуарында йөздән артык роле булган Наилә ханымны тугры тамашачысы, Камал сәхнәсе әле озак еллар сагынып яшәр. Наилә Гәрәева үзенең улын – режиссер Фәрит Бикчәнтәевне да милли рухта тәрбияли алган», – дип сөйләде ул.

Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова Наилә Гәрәеваның татар театр сәнгатендәге урыны бәяләп бетергесез, дип әйтте. «Наилә апаның эчке дөньясы бай иде. Ул укымышлы, зирәк, фикерле кеше булды. Театрдагы яшьләр өчен дәү әни кебек иде. Игътибарлы,  юмарт, таләпчән, кайгыртучан булды. Наилә апаны югалту гаиләдәге якын туганны югалту кебек авыр», – диде ул.

Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов Наилә Гәрәева белән бик күп спектакльләрдә бергә уйнаган. «Минем өчен иң авыр көннәрнең берсе. Наилә безнең арадан шулай тиз китеп барыр дип уйламаган идек. Безгә бик күп спектакльләрдә бергә уйнарга туры килде. «Син минем сәхнәдәге ирем», – дип әйтә иде миңа. Наилә – искиткеч актриса, аның белән уйнавы рәхәт иде. Нинди генә рольне уйнаса да истә калырлык итеп башкарды», – диде ул.

Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов күренекле артистканың район өчен бик күп эшләр башкаруы турында сөйләде. «Наилә апа тумышы белән Казаннан булса да, күңеле белән Әтнә ягының Бәрәскә авылыныкы иде. Ул авыл тормышы белән яшәде. Авылга бик күп игелекләр кылды, гади авыл балаларын данлыклы Камал сәхнәсенә чыгарды. Ул авылда, районда булган барлык чараларда катнашты. Таш мәчетне торгызганда да Наилә апа үзеннән бик күп өлеш кертте. Ул Әтнә театры белән гел элемтәдә булды», – дип сөйләде ул.

Наилә Гәрәева Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

 

29.11.2023. Гөлүзә Ибраһимова, Тatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*