ТАТ РУС ENG

Татарстанның халык рәссамы Рөстәм Килдебәков вафат

© Рамил Гали фотосы/«Татар-информ» МА© Рамил Гали фотосы/«Татар-информ» МА

2023 елның 9 ноябрендә Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Килдебәков вафат булды. Татарстан җитәкчелеге мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Соңгы көннәренә кадәр Рөстәм Килдебәков үз эшенә, мәдәнияткә һәм сәнгатькә тугры калды. Иҗат елларында күренекле осталар плеядасын тәрбияләде. Ул креатив фикерләве, яңалыкка ачык булуы, ихласлыгы, кешелеклелеге, күңел җылылыгы, хезмәттәшләре һәм укучылары турында кайгыртуы белән аерылып тора иде. Талантлы рәссам турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», — диелә некрологта.

Рөстәм Килдебәков – монументаль-гамәли сәнгать өлкәсендә, станок рәсеме, графика, гобелен сәнгатендә күпкырлы талант иясе. Казанның тарихи кыяфәтенең бер өлеше булган объектлар – «Идел» кунакханәсе бинасы фасадындагы «Казан — биш диңгез порты», тимер юл вокзалы фасадындагы «Казан — Татарстан башкаласы», Казан илкүләм-тикшеренү технология университеты корпусы фасадындагы «Химия» сграффитолары һәм башка бик күпләр аның катнашында бизәлгән.

Рөстәм Килдебәков 1934 елның 30 мартында Казанда туа. 1954 елда Казан сәнгать училищесын, 1960 елда Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтын тәмамлый. 1961 елдан 1998 елга кадәр сәнгать фондының татар бүлегендә эшли. 1987 елда СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә, Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы була.

Рәссамның иҗади эшчәнлеге күп бүләкләр белән билгеләп үтелә. Алар арасында «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, Татарстан Хөкүмәте Мактау грамотасы, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», «Татарстанның халык рәссамы» һәм «Россия Федерациясенең атказанган рәссамы» мактаулы исемнәре бар.

2011 елда Рөстәм Килдебәков автордашы, тугры тормыш иптәше Мария Семеновна Килдебәкова белән берлектә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Дәүләт бүләген алар шагыйрь иҗаты нигезендә монументаль рәсем сәнгате әсәрләре һәм татар халык әкиятләре мотивлары буенча кулдан туку техникасында башкарылган гобеленнар сериясе өчен («Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» триптихы) ала.

 

10.11.2023.

Комментарий язарга


*