ТАТ РУС ENG

Тәлгат Галиуллинга халык язучысы исеме бирелде

Фото: sptatar.comФото: sptatar.com

30 октябрьдә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әдәбият галиме, язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллинга 85 яшь тулу уңаеннан «Гомер тәлгәшләре» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Юбилярга Татарстанның халык язучысы мактаулы исеме бирү турындагы Татарстан Республикасы Рәисе указын залдагы халыкка ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җиткерде. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов котлап, «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медале белән бүләкләде. Татарстан китап нәшрияты чыгарган ун томлыкның бүләк вариантын шагыйрь Ленар Шәех тапшырды. ТР Язучылар берлегеннән юбилярны рәис урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал тәбрикләде. Шулай ук олуг юбилее белән әдипне котларга Алабуга, Чаллыдагы университетларның вәкилләре, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнарыннан якташлары килгән иде. Кичәдә танылган җырчылар Мирсәет Сөнгатуллин, Азат Тимершәех, Резедә Шәрәфиева, Индира Илалова, «Сәйдәш» бию ансамбле чыгыш ясады.

 

31.10.2023. Sptatar.com

Комментарий язарга


*