ТАТ РУС ENG

Төрки дөньяның мәдәни башкаласы – Казан


Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланды. “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасы 26 апрельдә – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә булачак.

Башкалабыз — төрки илләр мәдәнияты өлкәсендә кызыклы проектларны тормышка ашыру урынына әйләнәчәк. Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән “Казан — 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чаралар планы расланды, дип хәбәр итә intertat.ru.

Татарстанда уздырыла торган мәдәни чаралар арасында “Уртак тел – билге” дип аталган күргәзмә, “Күренекле мәгърифәтчеләр Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” халыкара симпозиумы, ТӨРКСОЙ скульпторларының халыкара симпозиумы, “Төрки дөньяда каюлы күн” сәнгате фестивале, VII Болгар форумы, “Төрки халыкларның әдәбият һәм музыка чыганаклары һәм эволюция” халыкара фәнни-гамәли конференциясе, “Төрки дөнья” музыка фестивале һәм башкалар, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы.

Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов белдергәнчә, әлеге проект Казанга туристлар агышын да көчәйтәчәк. “Шәһәребез мәдәни-тарихи мираска бай, шул исәптән төрки дөнья мәдәниятына да. Казан – ике җиһанның очрашу урыны. Бездә шәрык һәм көнбатыш культураларының тыгыз бәйләнешен курергә мөмкин. Бу күренеш үз чиратында читтән килгән туристларда зур кызыксыну уята. Быел аеруча күп кунаклар килүе көтелә”, – ди Иванов.

Халыкара ТӨРКСОЙ оешмасында Татарстан, Алтай, Башкортстан, Тува, Саха (Якутия), Хакасия республикалары әгъза-күзәтчеләр булып тора. 2012 елның февралендә ТӨРКСОЙ һәм Россия Мәдәният министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланган иде. Татарстан республикасы оешманың башка әгъзалары белән дә бик актив эш алып бара.  Мәгълүм булганча, 2011 ел – ТӨРКСОЙ тарафыннан Габдулла Тукай елы дип уздырылды.

Төрки дөньяның тәүге Мәдәни башкаласы булып Астана каласы игълан ителгән иде. Ә узган ел Төркиянең Искешәһәре әлеге горур исемне йөртте. Искешәһәрдә Мәдәният көннәре проекты уңаеннан Татарстан йорты ачылды. Биредә татар тарихын яктыртучы музей да урнашкан. Билгеле булганча, Искешәһәр белән Казан – кардәш шәһәрләр. Шуның өчен Искешәһәрдәге һәм Казандагы чаралар бер-беренә тыгыз бәйләнешле була, дип сөенә Төркиядәге кардәшләребез.

ТӨРКСОЙның генераль секретаре Дюсен Касеинов җитәкчелегендәге оешма актив эшчәнлек алып бара. Бүгенге көндә алар дөнья күләм дәрәҗәгә чыкты. Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәмен Төркиядә генә түгел, Парижда , Нью Йоркта, Англиядә дә уздыруга ирештеләр.


Комментарий язарга


*