ТАТ РУС ENG

Төркиядә Габдулла Тукайны искә алдылар

 


2013 елның 13 апрелендә Төркиядә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның үлеменә 100 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Бу турыда Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына юлланган хатта хәбәр итте.
Чаралар Истанбулның Әюп районындагы шагыйрь исемен йөрткән бакчада урнашкан Габдулла Тукай һәйкәленә һәм Анкараның Габдулла Тукай урамында куелган шагыйребез бюстына чәчәкләр куюдан башланып китте. Җыелган җәмәгатьчелеккә сәламлау сүзләре белән Татарстанның Чаллы шәһәре башлыгы Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин, Төркиянең “Идел-Урал” татар җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы, Анкарадагы татарларның мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте, Истанбул һәм Анкара мэрияләре, Әюп районы хакимияте, Истанбулның мәдәният идарәсе, Евразия мәмәният һәм спорт берлеге вәкилләре чыкты. Чараларда милләттәшләребез һәм Төркиядә белем алучы студентлар катнашты.
Җыелган халык шагыйрьнең иҗади мирасы турында чыгышларны тыңлады, шигырьләре яңгырады. Традиция буенча бу очрашулар Тукай шигырьләренә язылган “Туган тел”  җырын башкару белән тәмамланды.

2013 елның 13 апрелендә Анкарада Тукай бюсты янында (Роза Корбан фотосы)

 

Әлфия Миңнуллина,
tatarile.org


 

Комментарий язарга


*