ТАТ РУС ENG

Төзекләндерелгән Тукай әдәби музее кунакларга ниләр тәкъдим итә?

IMG_2289

30 август, Татарстан Республикасы көнендә, Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда төзекләндерү эшләре тәмамлану һәм яңа экспозиция ачылу тантанасы үтте. Чарага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килде.

Шул уңайдан без музейның мөдире Гүзәл Төхвәтова белән күрешеп, әңгәмә оештырдык.

IMG_2291

— Гүзәл Төхвәтова, бинаны яңарту, төзекләндерү эшләре кирәклекне кемнәр күтәреп чыкты?

— Әлеге фикерне Габдулла Тукай әдәби музее, Татарстан Республикасы Милли музее, “ТАТМЕДИА” газета-журналлары хезмәткәрләре күтәреп чыкты. Безгә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Татарстан Милли архивы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә зур булышлык күрсәтте.

— Берничә ел көтелгән бу чара ничек үтте? Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, кунакларга ниләр тәкъдим ителде?

— Иң беренче музейда  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен экскурсия үткәрелде. Экскурсия вакытында төзү эшләре, Тукай белән бәйле мемориаль экспонатлар турында сөйләдек, яңа экспозицияләрнең  үзенчәлекләре күрсәтелде. Кичәнең сценариен яшь режиссер Олег Кинҗәгулов белән бергә төзедек. Кунаклар алдында Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин һәм Тукай премиясе лауреатлары чыгыш ясады. “Риваять” төркеме үз чыгышында Тукайның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеген җанландырды.  Тукайның “Исемдә калганнар” әсәренә нигезләнеп, балалар чыгыш әзерләгәннәр иде.

— Кичә шулай ук Ильяс Айдаров картиналарынан һәм Фәридә Хәсьянова иллюстрацияләреннән торган ике күргәзмә ачылды. Алар беренче катта урнашкан яңартылган залларның стеналарын бизәп торалар.

IMG_2285

— Кичә Ильяс Айдаров үзенең эшләрен музей фондына бүләк итте. Анда Тукай портретлары, Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәтенә багышланган картиналар, Камил Мотыйгый рәсемнәре дә бар, музеебыз урнашкан Шамил йорты берничә ракурстан күрсәтелгән. Күргәзмәне борынгы Казан күренешләре тулыландыра.

 Ильяс Айдаров Тукайның дөньяга карашы формалашуга тәэсир иткән шәхесләр нәселеннән. Тукай Җаекка баргач Мотыйгулла Төхвәтуллин җитәкләгән мәдрәсәдә укый. Төп экспозициябездә дә алар белән бәйле экспонаталар урнаштырылды. Ильяс Айдаров, бабаларыннан калган традицияне дәвам итеп, Тукай музее белән хезмәттәшлек итә.

Икенче күргәзмә — танылган  график Фәридә Хәсьянованың юбилей күргәзмәсе. Ул балалар китапларына иллюстрацияләр ясый. Бездә аның алдагы елларда балалар темасына багышланган күргәзмәләре оештырылган иде. Яңа күргәзмәдә соңгы эшләре тәкъдим ителде.

Үзәктә ике төп эш – Тукайның Кырлайга килүе һәм Печән базарына алып килү күренеше сурәтләнгән. Шулай ук күргәзмәдә татар халык әкиятләренә багышланган иллюстрацияләр дә бар. Күргәзмә 3 ай эшләячәк. Шул вакыт аралыгында балалар белән очрашулар, төрле кичәләр оештырылачак.

IMG_2265 IMG_2254

— Биредә урнашкан Балалар үзәге турында аерым сөйләсәгез иде.

— Музейда кичә Балалар үзәге дә тәкъдим ителде. Әлеге бүлмәдә урман күренеше, Тукайның балачагы темалары чагылыш таба. Балалар, агач төпләре кебек эшләнгән йомшак урындыкларда утырып,  Тукайның балаларга багышланган китапларын укый алалар. Биредә XIX гасыр ахыры –  XX гасыр башы авылларында булган предметлар урнаштырылган. Балалар алар белән дә уйный алалар. Сабыйлар электрон җайланмалардан Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнарны карый, шәүләләр  белән үзләре дә мультфильмнар тудыра алалар. Монда аның өчен аерым җайланма бар. Балаларны берничә сәгатькә музейда калдыру мөмкинлеге тудырылды. Алга таба музей дәресләре оештырырга планлаштырабыз.

 —   Ә икенче катта нинди экспозицияләр урнаштырылган?

— Беренче залда Тукай үзәге эшли, анда шагыйрьнең төрле елларда, төрле телләрдә иҗат ителгән китаплары урнаштырылган. Электрон җайланмалар аша Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу мөмкинлеге бар. Икенче залда аның Казан артындагы, Җаек һәм Казандагы тормышы чагылыш таба, сәяхәтләре күрсәтелә. Өченче залда мәхәббәт һәм театр темасы күрсәтелә. Алдагы залларда Тукай белән аралашкан шәхесләрнең шәхси әйберләре тупланды, Шамил йортында яшәгән шәхесләрнең дә фотолары күрсәтелде. Тукай премиясе лауреатлары залы да барлыкка килде.

IMG_2290

— Ачылыш тантанасына тагын кемнәр килде?

— Кичә сәгать 12дә музей киң катлам җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Музейга галимнәр, язучылар, журналистлар килде. Алар өчен дә интерактив экскурсия уздырылды. Кунаклар музейга бүләкләр дә тапшырдылар. Алар, музейга бүләк итеп, бик күп китаплар алып килгәннәр иде.

— Сез үзегез башкарылган эшләрдән канәгатьме?

— Бинаның төзекләндерелүе, экспозицияләрнең яңаруы музей өчен яңа мөмкинлекләр ача. Чөнки безгә төрле илләрдән туристлар килә. Шулай ук музейга балалар бик еш йөри. Аларга Тукай иҗаты аша  татар халык  әдәбиятын, мәдәниятен, милли байлыкларны тиешле дәрәҗәдә тәкъдим итәсе килә. Алга таба да яңа проектлар әзерләнәчәк.

Комментарий язарга


*