ТАТ РУС ENG

Троицкида балалар Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясый

24-03-23-02

Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар һәм башкорт әдәбияты китапханәсе балалар арасында «Тукайның әкият дөньясы» иҗади бәйгесен игълан итте.

Бәйгедә 5-11 яшьлек балалар катнаша. Аларга Габдулла Тукай әсәрләрен укып, иллюстрацияләр ясарга тәкъдим ителә. Рәсемнәрне 2023 елның 10 апреленә кадәр тапшырыга кирәк дип, хәбәр итә оештыручылар. Ә нәтиҗәләр 20 апрельдән соң, Габдулла Тукайның туган көне алдыннан игълан ителәчәк.

 

24.03.2023.

Комментарий язарга


*