ТАТ РУС ENG

Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары узачак

Фото: gossov.tatarstan.ruФото: gossov.tatarstan.ru

25-27 августта Татарстанның Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллин исемендәге IV Бөтенроссия драматурглар семинары узачак.

25 август – күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның (1935-2012) туган көне. Бүгенге көндә язучының туган ягы Кама Тамагы бистәсе һәм Олы Мәрәтхуҗа авылында музейлары эшли.

Туфан Миңнуллин исемендәге семинарның максаты – Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче драматургларны бер мәйданга җыеп, танылган әдипләр һәм яңа исемнәр белән таныштыру, яңа әсәрләрне укып фикер алышу, әсәрләрне театр эшлеклеләренә тәкъдим итү, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге.

 

24.08.2023.

Комментарий язарга


*