ТАТ РУС ENG

«Туган тел» шигыренә һәйкәл эскизын ясау бәйгесе бәхәс уятты

Рамил Гали фотосы, «Татар-информ» МАРамил Гали фотосы, «Татар-информ» МА

Габдулла Тукайның 1909 елда язылган «Туган тел» шигыренә Казанда һәйкәл куелачагы игълан ителгән иде. Шул һәйкәлнең эскизы тирәсендә бәхәсләр дәвам итә.

Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә Казанда һәйкәл куярга 2018 елда Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән иде. 2021 елда шагыйрь Мансур Зиннуров бу тәкъдимне Кырлайда татар зыялылары белән очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиткерде. 2022 елның көзендә Татарстан Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге белән берлектә, әлеге һәйкәлнең иң яхшы эскизына конкурс игълан итте. 2023 елның язында бәйгегә нәтиҗә ясалды, ләкин бер проект та уңышлы дип табылмады.

Конкурс комиссиясендә күпчелек тавыш җыеп, лаеклы эскиз сайланмауның сәбәбе бәйгенең концепциясенә ачыклык кертелмәүгә дә бәйле.

Рамил Гали фотосы, «Татар-информ» МА

Рамил Гали фотосы, «Татар-информ» МА

«Ябык конкурска 12 хезмәт тапшырылды. Мин татар халкы һәм Татарстан Республикасы өчен 12 проект күп дип әйтмәс идем. Эскизларның берсе дә һәйкәл итеп ясалырга лаек түгел дигән карар чыкты», – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла 17 мартта «Татар-информ»да үткәрелгән фикер алышуда.

Ул бу очракта Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл ясау турында сүз баруын ассызыклады. Ә бәйге комиссиясендә, гомумән, Туган телгә багышланган сынлы композиция ясарга тәкъдим итүчеләр дә булган. «Һәйкәл Тукайның «Туган тел»енә һәм татар теленә генә багышланырга тиеш түгел, диләр. Масштаблы фикер йөртүчеләр бар бит инде – алар гомумән туган телгә композиция ясарга тәкъдим итә. Шундый фикер йөртүчеләр безнең өлкән буын татар шагыйрьләре арасында да бар», – диде Ркаил Зәйдулла.

«Бу һәйкәлгә карап, без халкыбызның үткән юлын күз алдына китерерлек, күңелдә горурлык хисе уянырлык булсын. Монда фәлсәфәче рәссам-скульпторларның иҗади карашы кирәк», – дип тә фикеренә ачыклык кертте ул.

«Әлеге идея күңелемдә 7 ел яши, ул минем төшләремә керә инде. «Гомуми пландагы Туган тел һәйкәле кирәк», дигән фикерләр дә ишетелә. Ләкин мин бит үз идеямне тәфсилләп аңлаткан идем. Бу – Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган сынлы композиция булырга тиеш», – диде әлеге иҗади проектның идея авторы, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров.

«Без «Туган тел»гә багышланган мемориаль комплекс ясыйбыз икән, анда безнең Тукаебыз да булырга тиеш. Чөнки ул шигырьне Тукай язган», – дигән фикерен җиткерде Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина.

Фикер алышуда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Фәрит Уразаев, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, язучылардан Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Нәҗибә Ихсанова, Фәнил Гыйләҗев һәм Рифат Сәлах,  рәссамнар Факил Гайфетдинов белән Мөдәррис Минһаҗев һәм әлеге темага битараф булмаган башка шәхесләр дә катнашты. Чаллы рәссамы Факил Гайфетдинов очрашуга үзенең эскизын алып килгән иде.

 

17.03.2023. Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*