ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Туган телен кадерләгән халык кына кадерле булыр

школа

Теле барлар – халык булган,

теле юклар – балык булган.

Татар халык мәкале.

И туган  тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле, –

дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Әйе, туган тел – матур тел, әби-бабам теле. Чыннан да, һәркем өчен  туган теле газиз, якын, чөнки ул беренче сүзен туган телендә әйтә. Минем өчен дә туган телем бик кадерле.

Мин нурлы, бай табигатьле Нурлат районының борынгы авылларының берсе – Кизләү авылында туып үстем. Авылыбыз заманында бик зур булган. Нинди генә чукындырулар, афәтләр, сугышлар булса да, авыл халкы белемгә омтылган, Коръән укыган, үзенең телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, яклап яшәгән. Авылымда мәдрәсә эшләп торган. Бу мәгърифәт учагына төрле төбәкләрдән килеп белем алганнар. Хәзерге вакытта мәдрәсә мәктәп бинасы булып тора. Укытучылар укучыларга саф татар телендә белем бирәләр. Бу мәктәптә уку – үзе зур бәхет, чөнки бу мәктәп бинасында олы дәрәҗәдәге ишаннар белем биргәннәр, атаклы язучылар белем алганнар. Мин мәктәпнең тарихы турында, әбиемнән бик күп ишетеп, мәгълүмат тупладым.

1995 елның 1 сентябре. Әни мине җитәкләп беренче сыйныфка алып килде. Каршымда зур ике катлы мәһабәт бина. Мине беренче укытучым – Мәрзия апа елмаеп каршы алды һәм җитәкләп сыйныфка алып кереп китте.

Еллар үтте, мин 5 нче сыйныф укучысы. Ишекне ачып, тыйнак кына, кара чәчле, шомырттай кара күзле, ягымлы, сабыр укытучы килеп керде. Бу укытучы – Әлфия Хәмәтҗан кызы Хәмитова иде. Ул тыйнак та, шул ук вакытта таләпчән дә була белде. «Туган телебезнең киләчәге сезнең кулларда, укучыларым. Аны саклагыз, яратыгыз! Телебезне үзегездән соң килгән буынга җиткерү –һәрберебезнең бурычы!» – дип, еш кабатлый иде Әлфия апа. Ул вакытта, балалык беләнме, аның сүзләренә бик игътибар бирмәсәк тә, хәзер мин ул сүзләрнең ни дәрәҗәдә тирән мәгънәгә ия булуын аңлыйм. Бу сүзләрне үзенең туган теле өчен җан атып яшәгән, аның киләчәге өчен борчылган кеше генә әйтә ала.

Еллар үтә барды. Менә инде мин – 11 нче сыйныф укучысы. Һәрберебез каршына һөнәр, уку йорты сайлау мәшәкате килеп басты. Мин һөнәр юлымны сайлаган идем инде. Минем хыялым – укытучы булу. Әйе, укытучы, татар теле укытучысы, чөнки минем күңелемдә туган телебезгә карата мәхәббәт, аның киләчәге өчен  борчылу хисе яна иде. Бу хисне уятучы, әлбәттә,  олы хөрмәткә лаеклы Әлфия апа булды. Ул һәрвакыт минем өчен киңәшчем, авыр вакытымда ярдәм кулы сузучым, туры юлны курсәтүчем  булып яшәде.

Мин имтиханнарымны уңышлы гына тапшырып, Алабуга педагогия институтының филология бүлегенә укырга кердем. Туган өемнән башка шәһәргә китү, ят урынга ияләшү башта бик авыр булды, чөнки мин – гади авыл баласы, ә күп кенә группадашларым шәһәр кызлары иде. Тик озакламый без бер гаилә кебек дус, тату группага әверелдек. 5 ел вакыт сизелми дә узып та китте. Диплом алыр вакыт та килеп җитте.

Мин бик бәхетле, чөнки минем хыялым чынга ашты. Менә инде 10 ел дәвамында мин Киекле урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшлим, укучыларымда, үз балаларымда туган телгә, гореф-гадәтләребезгә карата мәхәббәт тәрбияләү өстендә эшлим. Тик шунысы кызганы: бүгенге көндә туган телебезнең язмышы аяныч хәлдә, чөнки яшь буын үз телен оныта бара яки башка телгә  өстенлек бирә, күбрәк рус телендә сөйләшә. Күп тел белү бик яхшы, ләкин, иң беренче чиратта, үз телеңне белү бик мөһим. Балаларның рус телендә күбрәк сөйләшүләренең сәбәбе ата-аналардандыр дип уйлыйм. Күп кенә ата-аналар үзара һәм балалары белән рус телендә аралаша. Ә бит алар – үз балаларында туган телгә карата ихтирам уятырга тиешле кешеләр. Бүгенге көндә генә түгел, ә элек тә телебезгә куркыныч янаган. Бөек шагыйребезнең 1907 елларда ук язган  шигырьләрендә милләт, телебез язмышының авыр хәлдә булуын күрә алабыз. Шул вакытта ук инде милләтебезнең, телебезнең сакчысы – Г.Тукай туган теле, милләте өчен көеп, янып яшәгән. Күпме генә телебезне юк итәргә тырышсалар да, бөек шәхесләребез моңа юл куймаган. Шуның нәтиҗәсендә без матур итеп үз телебездә сөйләшәбез, хис-кичерешләребез белән уртаклаша алабыз.

Бүгенге көндә татар теле укытучылары, барлык көчен куеп, милләтебезнең, телебезнең киләчәге өчен көрәшә. Быелгы ел да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Чыннан да, туган телебезнең язмышы үз кулыбызда бит, укытучым мең тапкыр хаклы булган. Без һәрберебез: укытучымы, табибмы, депутатмы, сатучымы – барыбыз да бер милләт кешеләре. Туган телебезне саклау, яклау, аның киләчәге өчен көрәшү, аны киләчәк буынга җиткерү – безнең бурычыбыз. Без дә моны эшләмәсәк, кем эшләр соң? Кем безнең өчен көрәшер? Телебез бетсә, аның гореф-гадәтләре, йолалары да юкка чыга дигән сүз. Монда уйланыр нәрсәләр күп дип уйлыйм.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: милләтебезне, телебезне саклау өчен безгә бик күп көч куярга кирәк. Юкка гына «Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!» димәгән безнең халкыбыз.

Комментарий язарга


*