ТАТ РУС ENG

Туган телне бәрхеткә төреп

туган телне бәрхеткә төреп

Балтач районының Норма мәктәбенә аяк басуга ук, син үзеңне ниндидер милли мохиткә эләгүеңне чамалыйсың. Әнә юл буйлап Г. Тукайның «И туган тел»ен җәй буе утырырлык итеп, бәрхет чәчәкләрдән язып куйганнар. Арырак Су анасы, Шүрәле кебек әкиятләр геройлары, умарталар каршы ала. Боларның һәммәсенең мәктәпкә милли рух, милли төсмер бирү ниятеннән уздырылган бәйге нәтиҗәсендә барлыкка килүен соңрак төшендек.

– Мәктәптә 2 нче сыйныфтан башлап Милли тәрбия программасы эшләп килә. Аның нәтиҗәсе безнең мәктәп ишегалдыннан ук башлана. Биредә сез мәктәптә игълан ителгән конкурска килгән иң кызыклы проектлардан алынган идеяләрнең тормышка ашуын күрәсез.

Халык укытучысы Камәрия Зиннуровна Хәмидуллинаның гел әйтә торган сүзе бар: «Кыярны тозлыкка салсаң, ул телиме-теләмиме тозлана». Без дә балаларны милли мохиттә тәрбияләүне максат итеп куябыз. Шәҗәрәләр бәйгесе, халык җырлары бәйгесе әнә шул максатларны күздә тотып эшләнә дә. Ел саен бер генә халык җырын өйрәнсә дә, мәктәпне тәмамлаганда, бала 11 халык җыры белә дигән сүз бит ул! – ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Сәмигулловна Шалаева.

Мәктәпнең татар теле һәм тарих укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, җитди, таләпчән Энҗе Васил кызы Әсәдуллина белән дә шунда очраштык. «Бу мәктәптә мин инде туганнан бирле», – дисә дә гаҗәп түгел иде, чөнки әнисе Тәгъзимә Бариевна да 40 елга якын шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан икән. Әнисе эзеннән китеп, Энҗе үзе дә, мәктәпне тәмамлауга ук, биредә эшкә калган, Казан дәүләт университетының татар теле бүлеген читтән торып тәмамлаган.

– Гомумән, нәселебездә укытучылар шактый. Бертуган сеңлем дә озак еллар шушы мәктәптә укытты, – ди 30 елдан артык укытучысы булып эшләүче ханым. – Мәктәбебездә татар телен укытуга игътибар зур, барлыгы 4 татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз бар. Балаларыбыз ана телебезне яратып укыйлар, чып-чын татар авылы булгангамы тел өйрәтүдә мин бернинди проблема да күрмим. Бездә удмурт балалары да татарча иркен аралаша. Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда актив катнашабыз. Үткән уку елында шәхсән үземнең 22 укучым район күләмендә, 6 укучым республика күләмендә уздырылган олимпиадаларда призлы урыннарны яулады. Гомумән алганда, татар теле һәм әдәбиятыннан 51 призлы урын яуладык. Укытучылар бөтенебез бер булып әзерләнәбез – синең бала, минем бала дигән әйбер юк. Ул балаларны бер көнне мин әзерлим икән, икенче көнне шул ук аудитория белән башка укытучы шөгыльләнә. Олим-
пиада хәрәкәтендә катнашучы укучыларны дәрестән соң алып калып та, дәрес вакытында өстәмә биремнәр биреп тә әзерлибез. Мәктәп каршында эшләп килүче җәйге һәм көзге лагерьлар да үз нәтиҗәсен бирә.

Тәбрикләргә җай бар, әле июнь башында гына да Энҗе Васил кызы республика олимпиадасы күрсәткечләре нигезендә шактый саллы грантка ия булган. Ә узган елның декабрендә яуланган грантка ул инде үз кабинетына кулланма әсбаплар ясатып куйган. Методик әдәбият, төрле программаларга, әдәби китапларга да өлеш чыга мондый чакларда. Яңа уку елында да олимпиада хәрәкәтен үз югарылыгыннан төшермәскә, – дип, нык тора Норманың татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Моңлы тел ул, нурлы тел ул Туган тел,

Баш очында кояш булып тора гел…

Стендларда Энҗе ханым милли төбәк компонентына зур игътибар бирергә тырышкан. Балалар туган төбәкләрен яратсыннар, үзләренең тамырларын, нәселләрен белсеннәр, бәрәкәтле Балтач җирендә канат чыгарып, олы дәрәҗәләргә ирешкән якташларын, әдипләрен белсеннәр, дип күп көч куйган.

Стендның «Иҗади калейдоскоп» бүлегендә исә укучыларның укуда, хезмәттә, иҗатта ирешкән уңышларын яктыртып баралар, материаллар гел яңартылып тора икән. Балаларга зур стимул бирә торган нәрсә ул. Ә Энҗе ханым җитәкләгән 8 нче сыйныфта олимпиадачылар да, Әдилә Сабирова кебек иҗади бәйгеләрдә урыннар алучы, язганнары әдәби җыентык-
ларда басылучы балалар да шактый икән. Дус, тату сыйныф туплау җиңел эш түгелдер, әмма 2019 елда респуб-
лика күләмендә узган «Дус сыйныф серләре» бәйгесенең район этабында җиңү яулаучылар да нәкъ менә Энҗе Васил кызы Әсәдуллина укучылары булган.

– Укучыларыбыз мәктәпне тәмамлап киткәч тә югалмыйлар. Әле менә монда элеккеге укучыбыз Гөлназ Әсхәдуллинаның эшләрен туплап куйган идем. Ул бүгенге көндә КДУның 5 нче курс студенты татар һәм инглиз теле буенча укый. Без аның белән чын-чынлап горурланабыз – быел ул студентлар арасында узган халыкара олимпиадада җиңү яулады, – ди мөгаллимә сөенече белән уртаклашып.

– Сезнең кебек укытучы булыр өчен нишләргә соң? – дибез.

– Иң беренче чиратта балаларда үзеңә карата ихтирам уятырга кирәк. Дәрескә усал кыяфәт белән керсәң, бала укымый, ул я куркып утыра, я ник кердем инде дип, ниндидер план корырга мөмкин. Шуңа күрә дә дәресне башлаганда йомшаклык биреп, бераз шаяртып алам, сыйныфтагы халәт йомшаргач кына дәрес бирүгә күчәм. Вакыт-вакыт үзем язган, төрле газета-
журналларда чыккан шигырьләремне дә укыйм. Бу аларга бик ошый.

Укытучы авыл тормышының үзәгендә

– Мәктәптән ерак түгел генә Мәдәният йортыбыз бар. Сабантуйлардан башлап бөтен чаралар диярлек безнең укучылар, укытучылар катнашында уза. Шигырь бәйрәме, концерт кебек зур чаралар барысы да авыл халкының күз алдында. Милли тәрбия үз эшен киләчәк файдасына эшли, – диләр Норма мәктәбе укытучылары.

Расиха ФАИЗОВА

 

Комментарий язарга


*