ТАТ РУС ENG

Тукай, аның иҗаты ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый. Ул – мәңгелек.

WhatsApp Image 2022-04-13 at 11.28.30

Халкыбызга көч, куәт, дәрт һәм дәрман биреп тора. Ул безгә тарих тарафыннан татарлыгыбызны саклау өчен бирелгән ядкәр. Аңа милли хис белән сугарылган талант иңдерелгән. Ул аны үзенең кыска гына гомерен чәчми-түкми милләтенә хезмәт итүгә багышлаган. Гомеренең беренче көненнән соңгысына кадәр халык белән яшәгән, аның авыр язмышын үз язмышы рәвешендә кичергән.

Шагыйрьнең һәрбер әсәре милли хис һәм рух белән сугарылган. Җанына һәм тәненә, милләтебез язмышы, тарихы  сеңгән. Аның әсәрләрен укыганда, үзеңне тарихыбыз эченә чумгандай хис итәсең, аның белән бергә милләтебез язмышын тасвирлыйсың кебек тоела. Моның шулай икәнлеге  аның “Милли моңнар”ында бигрәк тә ачык чагыла. Бу берәү, дигәне – “Болгар” нумерларындагы күршесе шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, ул җырлый, ә шагыйрьнең күз алдына чал тарих килеп баса. Җыр аның күңелендә бөек чорыбызның һәм коллык упкынына төшкән “мескен булып торган өч йөз ел арасындагы контраст картинаны тудыра. Күз алдына Агыйдел, дөньяга мисали һөнәрчелеге, суүткәргечләре, заманы өчен мәгълүм дөньяга кәрван юллары белән тоташкан Болгар килеп баса. Дустының җырлавы аңарда үткәнебезне сагыну хисләре тудыра. Әйтерсең лә аның үз күңеленнән дә “сызылып-сызылып” милли хисләр сугарылган әнә шул җыр чыга. Гүя ул җырчыга кушылып җырлый, халкыбыз тарихын күз яшьләре белән диярлек барлый, җырчы белән бергә үзе дә “өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен.”

Чыннан да, ул татар күңеле ниләр сизгәнен һәрвакыт барлап, үз йөрәге аша уздыра, халкының үткәнен һәм үзе яшәгән бүгенгесен барлый, аңа үз бәясен бирә килә. Ул, чыннан да, үзе әйткәнчә, коеп куйган шагыйрь генә түгел, сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә. Шагыйрьнең бу сыйфатларын күп әсәрләреннән тоемлап була.

Без аның “Шүрәле”сен тик бер авыл егете Былтырның урман җене белән булган мавыктыргыч маҗаралары итеп кенә карарга күнеккән. Ә бит монда шагыйрьнең күпләребез игътибар итмәгән үткән тарихыбызга карашы чагылган. Шагыйрь Чыңгыз гаскәре төшенчәсен урмандагы бихисап агачлар белән чагыштыру өчен генә кулланмый. Аның күз алдына “кылт итеп, борынгы бабаларның батырлыклары, дәүләтләре килеп баса, тарихның пәрдәсе ачылган кебек була, аңарда уфтану хисләрен уята:  “Аһ, – дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе!”

Ник без зәгыйфь болай соң? Без кемнән ким? Кая безнең дәүләтләребез, кайда ул нам? Боларның берсе дә юк, алар “бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады”, – дип яза ул. Тукай милләтенең мескен, кол рәвешендә булуына борчыла. Бөеклегебезгә кайту хыялы белән яна. “Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарың (язың), Кайчан китәр кичең, килер нәһарың (көндезең). Килерме әллә кабергә мин сөрелгәч, Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?” – дип милләтенең, биг­рәк тә яшьләрнең акрын уянуына борчыла. “Бара милләт зәгыйфь абныр-абынмас, Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас”.

Шагыйрь 1905 ел революциясенә зур өметләр баглый. “Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән”. Аның бу сүзләре шул ук вакытта XIX-XX гасыр чикләрендәге татар алгарышына өмет баг­лавы. Чыннан да, шушы елларда татарларның, меңләгән тираж белән чыга торган китаплары, 30дан артык газета-журналлары, дистәләгән берсеннән-берсе сәләтле язучылары, журналистлары, театр, музыка сәнгате барлыкка килә. Халкыбызның милли горурлыгы уяна, ул бер газета язганча, гүреннән торып, өстеннән кабер туфрагын кагып төшерә һәм горур рәвештә янә тарих мәйданына чыга. Милләт абынудан туктый, яшьләрдә сүнмәс дәрт туа. Татар, Тукай язганча, үлмәгән дә, йокламаган да, тик һушы гына киткән була. Ул 1552 елда башланган, Г.Баттал сүзләре белән әйткәндә, урыс җәһәннәменнән, мескенлектән чыга башлый. Аны милли хисләр биләп ала.

Шушы яңарыш дулкынында милләтебезнең тарихи хәтере хәрәкәткә килә, үз тарихы белән кызыксынуы беренче урынга чыга. Иж-Буби шәкертләре әйтүенчә, “бер нәрсәне дә яшермәстән, үткәнебезне һәм бүгенебезне ачыкларга” вакыт җитә. Шушы ачыклау эшен Ш.Мәрҗани башлап җибәрә. Аны Һ.Атласи, Г.Әхмәров, Г.Гобәйдуллин кебек тарихчылар дәвам итә, аларның хезмәтләре халкыбызның милли горурлыгын уята. Тукай тарихчыларыбызның эшчәнлеген күзәтеп тора. Биг­рәк тә Мәрҗанине олылый. Ул да тарихыбызны барлый, ләкин профессионал тарихчылардан аермалы буларак, үткәнебезне халык иҗаты аша төсмерли. Аңа, ди ул “туплар да атмаган, уклар да кадамаган”. Шуңа ул аны тутыкмас көзгегә тиңли, халыкның тарихи хәтерен уяту чыганагы итеп күрә.

Шагыйрь тарихыбызны халык иҗатының җәүһәре булган җыр-моң аша да төсмерли. Ул аларга гашыйк. Аларны тыңлаганда “аркадан каннар йөгерә”, ди ул, һәм моңыбызның “алтынын коймаска” өнди.  Бала чагында урман буенда ат көткән вакытларында  Сәйфетдин вә Гайнетдиннәрнең учак кырыенда “җырлаган  җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итә иде”, бу “җырлаулар” минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукына”, дип язган Тукай.

“Мин кечкенәдән җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”. “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезгә сөю туды. Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” Күренә ки, монда җыр аша туган телебезгә мәхәббәт ярылып ята. Тукай шушы мәхәббәтне җыр-моң аша яшь буынга сеңдерүне беренче урынга чыгарган. Кешенең балалык чорына махсус игътибар биргән, чын татар булуны баланың дөньяга килүе белән үк башларга кирәклеген аңлап эш иткән. Шагыйрьнең балаларга багышланган шигырьләрендә, әйтерсең лә җыр, моң, туган тел бер җепкә тезелгән.

Тукай иҗатында юкка гына бишек җырларына игътибар бирелмәгән. Җыр, аның көе, теле татар кешесенең гомерлек юлдашы. “Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән”. Ана кеше моң аша баласының Аллаһы Тәгалә биргән туган телен ача. Ә әбисе мавыктыргыч әкиятләр белән аны баланың күңелендә ныгыта. Тукайның “Бишек җыруы”нда “Әлли-бәлли көйләрем, хикәяләр сөйләрем, сиңа теләк теләрем, бәхетле бул диярем” дигән сүзләр язылган. Монда ананың моң һәм тел аша, Аллаһы Тәгаләдән бала өчен изге теләкләр теләү нияте.

Тукайның “Ана догасы”нда бу бигрәк тә матур чагылыш таба. Авыл киче, тирә як тып-тын, халык йокыга талган, хәтта этләр дә өрми. Күктә нурлы ай калкып, тирә якка нур чәчә. Тик бер өйдә генә ут сүнмәгән. Анда бер ана намазлык өстендә Аллаһыдан баласына теләк тели. “Ходаем, ди, бәхетле булсын сөйгән газиз улым!” Күзләреннән тамчы-тамчы яшь тама”. “Карагыз, – ди шагыйрь, – шул догамы инде тәңре каршына бармас?” Әсәрләрендә ул балаларга милли хис сеңдерүне, аңа татарлык оеткысын салуны беренче урынга куйган. Бигрәк тә җыр-моң, халык иҗаты аша.

Ул татар җырларына аларның нечкә кылларына тукынулары өчен генә түгел, телебезнең сакчысы булганлыгы өчен дә гашыйк. “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын  безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. Аннан башка кайдан табасың?”

“Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк  көлке, уен”.

Бу, әлбәттә, яшәештә уен-көлкегә урын булмаска тиеш дигән сүз түгел. Тукай иҗатында аларга да шактый урын бирелгән. Тик менә шагыйрь һәрвакыт диярлек халык күңелләрен кузгата, аның нечкә кылларын тибрәтә торган көйләргә өстенлек бирә килгән. Аларны ул милли рухыбызны ныгыту чыганагы итеп күргән. Тукайга, күрәсең, моңыбызның эченә үтеп керердәй сәләт иңдерелгән, аның сихри көчен аңлардай мөмкинлекләр бирелгән.

Тукай халкын, аның иҗатын җаны-тәне белән сөйгәнгә күрә үзенең кыскадан кыска гомеренең шактый өлешен моң һәм халык әдәбиятын барлау һәм җыйнауга багышлый. 1910 елны Шәрык клубында укыган лекциясендә аларның берсен ачкыч, икенчесен йозак дип бәяли. Ачкыч белән яки моң аша халык күңеленә үтеп кереп була, йозак белән яки халыкның бертуктаусыз байый торган җор шигъри теле белән аны югалмастай дәрәҗәдә саклап була.

Тукайның шушы искиткеч чагыштырмасын, бүгенге иҗат кешеләре  дә үзләренә күрсәтмә итеп кабул итсә, бәлки милли моңнарыбызны, җырларыбызны каплап, томалап бара торган бүгенге булыр-булмас сүзләргә көйләнгән мәнсез җырларга киртә булыр иде. Ә киртә кирәк, чөнки тел һәм милли моң – милләт сакчылары.

Тукай юкка гына шактый җырларның тарихын тикшереп, аларны төрле яктан анализламаган. Ул аларның бабаларыбыз тарафыннан калдырылган “иң кадерле вә бәһале бер мирас” икәнлеген аңлап эш иткән.

Болгар шәһәре, авыллары “беттеләр, эзләре дә калмады”, әмма алар “халкыбыз күңелендә “һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер”, дип язган шагыйребез. Ул конкрет мисаллар белән халык җырларының яшәү көзгесе икәнлеген күрсәтә алган. Аларны укыганда Тукайның рухи дөньясы халыкчанлык хисе белән сугарылуына тагын бер кат инанасың.

Тукай шактый күп җырларны җыеп, туплап кына калмый, аларның тарихы турында да мәгълүмат бирә. Мәсәлән, “Тәфкилев” көе мөфти Тәфкилев кызының француз егетенә булган бәхетсез мәхәббәтенә багышланган. Шагыйрь бәхетсез мәхәббәтнең тамырлары шактый тирән икәнлеген аңлап эш иткән булса кирәк. Аның “Җырлар дәфтәрендә” “Хан кызы көе” дә булган. Тик ул аннан ертып алынган. Кем белә, бәлки ул Алтын Урда ханы Туктамыш кызының бәхетсез мәхәббәтенә багышланган җырның берәр варианты булгандыр. Әйтүе кыен, ләкин шулай булуы бик тә ихтимал.

Тукай аша без “Ашказар” көен дә шундый ук бәхетсез мәхәббәт тудырган икәнлеген беләбез. Бу һәм аның тарафыннан тупланган, тикшерелгән башка җырларның сүзләре  һәм моңнары да ачкыч белән йозак мөнәсәбәтендә яшәгәнлекләренә дәлил булып тора. Шул ук вакытта Тукай халык иҗатының бертуктаусыз байый торуына да игътибар иткән. Ул аларның үзе ишеткән төрле вариантларыннан мисаллар китереп, шуның белән халыкның үзендә җырга нигез салучыларның туа торуына ишарә ясаган. Шагыйрь үзенең “Халык әдәбияты” рисаләсен юкка гына “Туган тел” шигыре белән тәмамламый. Һәм инде бу шигырь шулай ук юкка гына милли гимныбызга да әверелмәгән.

Шикләнмим, әгәр дә ул шушы халык җәүһәрләрен тупламаган булса, аларның күбесе инде онытылган да булыр иде. Нинди генә җырлар юк монда. Аларның барысында да халык язмышы. “Озын эрбет”, “Сәгать чылбыры” “Җырчы Фәхри” кебек җырлар гына да ни тора!   Болар – халык җәүһәрләре. Бүгенге җырлана торган җырларның шактыеның сүзләре шул җырлардан алынган. “Хафизәләм иркәм” җырының сүзләрендә дә шуны күрәбез: “Ак куян дип аткан идем – булды тау­ның катлавы. Аргы яктан берәү килә – безнең җанаш атлавы”. Бүген җырлана торган җырда  Тукай китергән “безнең җанаш атлавы” сүзләре “Хафизәләм иркәм атлавы” дип кенә куелган. Мондый мисаллар дистәләгән. Бездә Тукай иҗатының шушы ягына тиешле игътибар  җитми.

Җырларыбызны җыеп туп­лардай зур эшне яшь шагыйрь Уральскида вакытта ук башлап җибәргән һәм аны гомере буе дәвам иткән. Әгәр дә без Тукайны халык җырларын җыю традициясен башлап җибәрүчеләрнең беренчеләреннән булган дисәк, әллә ни зур хата булмастыр. Аның “Сабах” нәшриятында чыккан дәвамчыларына  үрнәк булып торырдай җырлар җыентыгы шул турыда сөйли. Ул Уральскида үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә турында бер мәкаләсендә  “Тәфкилев”, “Әллүки”, “Сакмар суы” кебек җырларны “карт аталарыбызның чын йөрәгеннән чыккан” “туган һәм туачак балаларыбызның күңеленә яңа-яңа милләт хисләре… саба җиле шикелле, рух өрәчәктер”, дип язган.

Шулай булсын да иде. Милли хисләр белән сугарылган “саба җилләре” бүгенге музыкаль сәнгатебезгә дә рух өреп торса иде. Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Флера Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Ания Туишева, Рабига Сибгатуллина, Наҗия Теркулова, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Идрис Газиев, Фердинанд Сәлахов, Шамил Әхмәтҗанов, Айдар Фәйзрахманов, Искәндәр Биктаһиров кебек җырчыларыбызның иҗатларына өреп торган кебек. Аларның иҗатында Тукаебызның бу сүзләре язылмаган закон рәвешендә яши. Аллага шөкер, бүгенге яшь җырчыларыбыз арасында да андыйлар юк түгел. Тик шулай да, бездә үзешчән сәнгатькә игътибар җитми. Ә бит халык иҗатына, аның җыр-моңына гашыйк яшьләр нәкъ шунда үсеп чыга. Чын халыкчан шигърият тә шунда яши. Үтемле чагыштырмалар да шунда туа.

Тукайны юкка гына татар шигъ­риятенең төзелеше кызыксын­дырмаган. Ул аның әнә шул нәкъ үтемле якларына махсус игътибар биргән. “Без татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре (үлчәүләре) гаять гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә җырларга мөмкиндер, һәм хәтта татарлар җырлый торган көйгә рус шагыйрьләренең шигырьләре дә килеп торадыр”, дип язган ул. Бу, әлбәттә, рус җыр­ларында да татар көйләре чагылганлыгына ишарә.

Бу турыда язарга яратмыйлар. Чөнки ничек инде ул бөек рус халкының җырларында татар көйләре чагылсын? Әмма мөмкин икән шул! “Ямщик” җырына гына игътибар итик. Аның русчасы да, татарчасы да бер үк хисләрне уята. Ә бит “ям” хезмәтен татарлар тудырган, алар барлыкка китергән. Шундый җырлар да иң элек шунда туган.

Күренекле рус этнографы мәр­хүм профессор Евгений Прокофьевич Бусыгин бу турыда һәрвакыт сөйли, бик күп рус җырларының татар көйләре белән сугарылганлыгын ассызыклый иде. Шаляпинның җырларында да татар элементлары барлыгы турында язып чыгучылар булды. Татар моңына төрелеп, аннан рухланып яшәгән җырчының иҗатында моның шулай булмавы мөмкин дә түгел. Юкка гына заманында “Тәфтиләү”, “Озын су”, “Мөхәммәдия”, “Ашказар” кебек татар халык җәүһәрләрен скрипкачы Козлов, Г.А.Трейтер кебек җырчылар башкара торган булмагандыр.

Татар моңы – ул борынгы төркиләр моңы. Ул үзенә киң далаларда яшәгән борынгы бабаларыбызның эчке хисләрен сеңдергән. Бервакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче кытай профессоры Чянь-Бин, “Ә бит бездә -сезнең музыкагыз. Без аны сездән алып, бөтен Ерак Көнчыгышка, Япон утрауларына кадәр тараттык”, – дигән иде.

Бу чыннан да шулай. Профессор Марсель Бакировның хезмәтләрендә моннан бер-ике  мең ел элек Кытай императорлары төркиләр янына, аларның көйләрен язу өчен композиторлар җибәрү фактлары күрсәтелгән.

Шулай булгач, нишләп аны татарлар белән  йөзләгән ел янәшә  яшәгән руслар үзләштермәсен икән? Борынгы рус халык җырларының татар моңнары белән аваздашлыгына шик юктыр дип уйлыйм.

Тукай исә моны бик яхшы тоемлаган. Ул нәкъ шунлыктан Пушкинның бер шигырен татар көе белән җырлау мисалын китергән. “Еду, еду в чистом поле,  “Җизнәкәй”(2 кәррә)    Колокольчик динь-динь-динь…”

“Балдызым, ялгызым” (бер кәррә). Боларны язган вакытта аның алдында русларның “Народные песни” китабы булган.

Тукай – халык җырчысы. Аның шигырьләре, барлык язмалары да могҗизави моң булып яңгырый. Аңа халык шагыйре исемен бернинди указ белән дә бирмәгәннәр. Милләт биргән исем ул. “Мине әгәр синеке дип исәпләсәләр, мин бәхетле”, дип язган шагыйрь. Ул милләт хыялын барлык хыяллардан да татлырак санаган. “Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем”. Теләге кабул була.

Халык аның үлеме турындагы хәбәрне гомум кайгы рәвешендә кабул итә. “Бу көнне барлык татарлар да җылый, чөнки алар үзләренең бөек сүз патшасын югалтты”, дип язган “Кояш” газетасы. Шул көндә чыккан газеталар, шагыйрь үзе калдырган 500 сум акчага, Тукай  фондын булдыру максатыннан “Тәрҗеман” газетасы үзеннән 100 сум өстәде һәм башкаларны да шушы башлангычка кушылырга чакырды, дип язган.

Һәммә җирдә, Кытайның Гөлҗә шәһәреннән башлап Петербургка, Әстерханга кадәр булган барлык җирләрдә дә диярлек Тукай җәмгыятьләре барлыкка килә. Шагыйрьгә багышланган кичәләр үткәрелә. 1913 елның 14 ноябрендә Казанда Тукай җәмгыя­те барлыкка килә. Ул үзенең төп максаты итеп мохтаҗ язучыларга ярдәм итүне билгели. Әстерханда да Тукай җәмгыяте булдырыла, аны күренекле әзәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе Нәриман Нәриманов җитәкли. Бу шәһәрдә 1914 елда сигезенче мәчетнең указлы мулласы Абдрахман Умеров “Тукай Уральскида” исемле китап чыгара.

Мәкәрҗә ярминкәсендә аның сайланма әсәрләре һәм аерым әсәрләре күпләп сатыла. Петербургта Тукай исемендәге ике стипендия булдырыла, берсе университетта, икенчесе югары хатын-кызлар курсларында.  Гөлҗә шәһәреннән хаҗга баручылар да шундый стипендия фондына 50 сум акча кертә. Германиядәге Шакир әфәнде шагыйрьнең рәсеме төшерелгән открыткалар ясатып, сатудан килгән акчаны шулай ук аның исемендәге стипендия фондына бирергә җыена.

1913 елның апрелендә Бакуда рус телендә чыккан мөселман газетасы “Каспий”да “Дагестани” имзасы белән “Мөселман язмалары. Бер үлем тирәсендә” дип аталган бер мәкалә бастырыла. Анда мондый сүзләр бар: “Сүзе белән йөрәкләрне яндырган шагыйрьнең истәлеге һәркем өчен дә кадерле. Сигез ел буе иҗтимагый эшләрдә катнаша килсәм дә, әле беркайчан да мөселманнарның сәнгать остазын югалтулары өчен бу кадәр кайгырганнарын күргәнем юк иде… Идел буе мөселманнары культура һәм аң дәрәҗәләре белән без кавказлыларны уздырды. Русия мөселманнары үз шагыйрьләренең  бәясен аңлады һәм аңа тиешле бәя бирә башлады”.

Тукайны төркиләр генә түгел, барлык башка мөселман халык­лары да яраткан, аны үз иткән. Күренекле таҗик язучысы Садретдин Әйнидән, революциягә кадәр Пушкин белән Лермонтовны белә идеңме, дип сораганнар. Ул моңа, әйе, белә идем, Тукай аша, дип җавап биргән.

Тукай халыкны, ә халык Тукайны яраткан. “Барлык уем кичен дә, көндезен дә сезнең турыда милләтем. Синең саулыгың – минем саулыгым. Синең авыруың – минем авыруым”. Ул саулык чыганагын тарихыбызда, аның җыр-моңнарында, ә авыруын аның бердәмлеге булмауда күргән. Һәм милләтебезне бер-береңә ук атудан туктарга, “тәнебез аерым булса да, бер җан булыйк”, дип яшәргә өндәгән.

Ул шушы рәвештә яшәгән һәм милли хисләр белән якты дөнья белән хушлашкан. Тукайның “күңел кошы“ бу дөнья читлегеннән тарсынып киткән булса да, рухы халкыбыз күңелендә. Ул безгә яшәү көче биреп тора.

Фото: kpfu.ru

«Мәдәни җомга»

Комментарий язарга


*