ТАТ РУС ENG

Тукай дәвамчылары шигырь укуда көч сынаша


Казанда бөек шагыйребез исемен йөрткән III Россиякүләм шигырь укучылар конкурсы оештырыла. 2013 елның 22-24 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында проектның финал турлары була.
Чараны оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, быелгы конкурс “Тукай дәвамчылары” дип атала. Димәк, бәйгедә хәзерге заман татар авторларының әсәрләрен, шулай ук үзең иҗат иткән шигырьләрне сөйләргә дә мөмкин.
26 апрель көнне конкурсның гала-концерты булачак. Концерт программасында шәһәр артистлары, иҗат коллективлары катнашыр дип көтелә, Г.Тукай исемендәге конкурсның җиңүчеләренә бүләкләр дә тапшырыла.
Балалар һәм яшүсмерләрнең игътибарын милли кыйммәтләргә, мәдәнияткә, туган телебезгә мәхәббәтне арттыру чараның максаты булып тора. Милли әдәбият һәм поэзияне җәелдерү җәһәтеннән тормышка ашырылучы проектны, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарларның милли-мәдәни федераль автономиясе һәм Татарстанның Театрлар берлеге оештыра.
Г.Тукай исемендәге конкурс 2011 елдан бирле уза. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән конкурсантларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяли. Язучылар, актерлар, сәнгать белгечләреннән торган жюри төркемен Татарстан Театрлар берлеге рәисе, режиссер Фәрит Бикчәнтәев җитәкли.

intertat.ru


Комментарий язарга


*