ТАТ РУС ENG

«Тукай дөньясы» порталы — дөньякүләм бәйге  җиңүчесе

P81029-112648-500x375

Габдулла Тукайга багышланган портал «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесендә беренче урынга лаек булды.

Габдулла Кариев театрында IX Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Быел бәйгегә Татарстанның 17 район һәм шәһәреннән 102 гариза бирелгән. Катнашучыларның проектлары гаилә, күренекле милләттәшләребез, башлангыч, урта һәм югары белем, мәгариф һәм башка темаларны яктырта.

«Тукай дөньясы» порталы  «Күренекле татар җәүһәрләре»  номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды.

Дөньякүләм бәйге  Татнетны үстерү фонды Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм  Мәдәният министрлыгы белән берлектә, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән, тугызынчы мәртәбә оештырылды.

 

Комментарий язарга


*