ТАТ РУС ENG

«Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсы

Tukay-yekiyatlyere-donyasynd-01

НИГЕЗЛӘМӘ

«Тукай әкиятләре дөньясында» рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Оештыручы:

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе

1.2. Бәйгенең максаты – балаларны рухи яктан бай, социаль актив иҗади шәхес тәрбияләүдә ярдәм итү.

1.3. Бәйгенең бурычлары

— бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнергә этәргеч ясау;

— иҗат аша укучыларны мәдәни-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү.

2. Бәйгедә катнашучылар һәм катнашу тәртибе

2.1. Бәйгедә РФ территориясендә яшәүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнаша ала. Җиңүчеләр «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә» номинацияләрендә түбәндәге бүленеш буенча билгеләнәчәк:

– 4-6 яшьлекләр;

– 7-9 яшьлекләр;

– 10-12 яшьлекләр;

Һәр яшь категориясендә өчәр җиңүче билгеләнәчәк. Жюри карары белән һәр номинациядә шулай ук өстәмә, махсус һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылырга мөмкин.

2.2. Бәйгедә катнашу ирекле.

2.3. Район, мәктәпләрдән катнашучылар саны чикләнмәгән.

3. Үткәрү тәртибе

3.1. Беренче этап – эшләрне кабул итү: 2020 елның 15 апреленә кадәр;

Икенче этап – җиңүчеләрне билгеләү.

Өченче этап – җиңүчеләрне бүләкләү.

Нәтиҗәләр «Гаилә һәм мәктәп» журналының май санында басылып чыгачак.

4. Эшләргә таләпләр

4.1. Бәйгегә килгән эшләр Габдулла Тукайның әкиятләренә багышланган булырга тиеш.

4.2. Рәсемнәр – А4 (альбом бите) һәм А1 (ватман бите) форматында төрле жанрда һәм техникада (тушь, гуашь, акварель, пастель, компьютер графикасы, катнаш техникалар), эшләнмәләр төрле техникада башкарылырга мөмкин.

4.3. Эшләр бары тик әлеге Нигезләмә кушымтасындагы гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма вариантына яисә электрон версиясенә 2020 елның беренче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә генә кабул ителә.

4.4. Оештыручылар Бәйгегә килгән рәсемнәрне һәм эшләнмәләрне, авторын күрсәтеп, редакция эшчәнлеген пропагандалау максатында, gabdullatukay.ru, magarif-uku.ru сайтларында, «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары битләрендә, шулай ук башка матбугат чараларында иллюстрация рәвешендә кулланырга хокуклы.

5. Җиңүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү

5.1. Эшләргә махсус төзелгән жюри комиссиясе бәя бирәчәк.

5.2. Бәйгедә катнашучы һәр балага «Катнашучы сертификаты», ә җиңүчеләргә исә диплом белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

6. Бәйге белән идарә итү

6.1. Бәйге белән Оештыручы идарә итә.

6.2. Оештыручы жюрины туплый, бәйгенең үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.

6.3. Оештыручы Бәйгегә башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм иганәчеләрне җәлеп итәргә хокуклы.

6.4. Бәйге этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Гаилә һәм мәктәп» журналында яки magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.

6.5. Бәйге этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.

КУШЫМТА

Комментарий язарга


*