ТАТ РУС ENG

«Тукай әлифбасы» күргәзмәсе 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

 


Мәскәү шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлап оештырылган “Габдулла Тукай әлифбасы” исемле (“Азбука Габдуллы Тукая”) Халыкара күргәзмә 2012 елның 29 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Мусейдон” Балалар һәм яшүсмерләргә эстетик тәрбия бирү үзәгендә узучы күргәзмәне оештыручылар – А.С.Пушкин исемендәге музей, Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казахстанның ЮНЕСКО Балалар сәнгать мәктәп–клубы һәм Мәскәүнең “Мәрҗани фонды”.
Билгеле булганча, әлеге күргәзмә узган 2011 елда Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Габдулла Тукай әлифбасы” исемле сәнгать проектының дәвамы булып тора. Бу проект кысаларында Россия төбәкләрендә, Татарстанда, Казахстанда яшәүче балалар Габдулла Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр иҗат итте.
Әлеге күргәзмә  турында “ТВ–РИА–Новости” оешмасының гарәп телендә чыгучы “Россия бүген” телеканалында да сөйләделәр.

 

 

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

 

Комментарий язарга


*