ТАТ РУС ENG

Тукай елы дәвам итә


Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан бөтен дөньяда юбилей чаралары үткәрелә. 27 октябрьдә Казанда, Татарстан Республикасы Милли музеенда “Ашкынамын… мәңгелеккә” дигән күргәзмәнең ачылу тантанасы булачак. Күргәзмә – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни мохтарияте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты һәм төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте химаясендә гамәлгә ашырылган музейара проектның йомгаклау өлеше булып тора.

Әлеге проект кысаларында, Тукайга багышланган күргәзмә Санкт-Петербургта (12-19 декабрь) һәм Мәскәүдә (28 февраль-27 март) тәкъдим ителде. Анда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре, фотографияләре һәм үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары әлеге калалар халкына һәм кунакларга беренче мәртәбә күрсәтелде. Күргәзмәнең Бөтенроссия А.С.Пушкин музеенда (Санкт-Петербург), А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт музеенда (Мәскәү) оештырылуы очраклы түгел – Габдулла Тукай Пушкин иҗатын ихлас яраткан һәм аның күп кенә әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән.

ТР Милли музее фондларында Г. Тукай һәм аның замандашларының тормышы һәм иҗат мирасы белән бәйле 5 меңгә якын ядкарь саклана. Тукай коллекциясен туплауга Казандагы А.М. Горький музее, Г. Тукайның Әдәби музее һәм ТАССР Берләштерелгән дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее)  хезмәткәрләре зур өлеш кертте.

Актив рәвештә эзләнү-җыю эше шагыйрьнең 100 еллык юбилеена, Казандагы Г.Тукай Әдәби музееның төзелү вакытында башланып китә. ТАССРның Дәүләт берләшкән музееның генераль директоры җитәкчелегендә музей хезмәткәрләре белән шагыйрьнең шәхси әйберләре, шул исәптән Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмировның китапханәсенең бер өлеше һ.б. табыла.

Халык шагыйре Г. Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган материаллар аның Татарстанның Казан, Кушлавыч, Яңа Кырлайдагы музейларында саклана.

ТР Милли музеендагы күргәзмәдән Тукайның мемориаль әйберләре, фотосурәтләре һәм китаплары, шулай ук шагыйрьнең якыннан аралашкан замандашларының әйберләре беренче мәртәбә бергә тәкъдим ителә. Алар арасында  беренче татар актрисасы С. Гыйззәтуллина-Волжская, “Аң” журналы нәшире Ә. Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп, язучы Ф. Әмирхан һ.б. әйберләре бар.

Биредә Татарстанның күренекле рәссамнары Бакый Урманче, Харис Якупов, Фәйзрахман Әминев, Зөфәр Гыймаев, Магдалина Мавровская картиналары һәм шагыйрьнең юбилей уңаеннан нәшер ителгән картиналары да урын алган.

Тукай шигъриятендә —  халыкның йөрәк тибеше. Димәк, шагыйрь иҗаты милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә береккән.


Комментарий язарга


*