ТАТ РУС ENG

Тукай энциклопедиясен рус телендә сорыйлар

DSC07977-scaled-e1601560977483

Г.Тукайның әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова музейның эшчәнлеге өч яссылыкта алып барыла дип белдерде.  1) экспонатлар туплау; 2) фәнни лаборатория – галимнәр фәнни хезмәтләр, мәкаләләр язалар; 3) музей фәнни хезмәткәрләренең (без штатта өчәү генә) үз эшләре.

«Сәгыйть Сүнчәләй турында өр-яңа материаллар табылды. «Туган тел» шигыренең язылу тарихы турында яңа материал бар. Киләсе ел Татарстанда туган телләр елы булачак, шуңа да актуаль яңгырый. 1914 елда чыккан Тукай шигырьләре мәҗмугасын таптык, шигырьләре төзәтеп чыгарылган. Язучы Мәхмүт Галәүнең оныкчыклары белән элемтәгә кереп, яңа материал тупланды. Миргазиз Укмасыйга багышланган чара уздырдык, аның хакында Зөфәр Рәмиев китабын тәкъдим итү булды. Хәзер халык мондый чараларга теләп килә, музеебызны сагынганнар. Проблемалар да бар. Музейда китап сата алмыйбыз. Тукай энциклопедиясен рус телендә сорыйлар, әлегә русчасы юк бит. М.Укмасый турындагы китапны сорыйлар, ләкин ул сатарга юк. Тарихчы Лилия Габдрафикова китабын да музейга килеп сорыйлар»,– диде ул.

Комментарий язарга


*