ТАТ РУС ENG

Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар – Кырымда


2014 елның 25 сентябрендә Симферопольдә, Кырым инженер-педагогика университетында Татарстанның “Татармультфильм” берләшмәсе белән хезмәттәшлектә иҗат ителгән кырым-татар телендәге мультфильмнарны тәкъдим итү чарасы узды.

Мәгълүм булганча, Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән татар шагыйре Габдулла Тукайның балалар өчен язылган танылган әсәрләренә нигезләнеп мультфильмнар төшерелгән һәм “Тылсымлы сәхифәләр” исемле әдәби-анимация басмасы дөнья күргән иде. Алар кырым-татар, рус һәм инглиз телләрендә дә чыкты. Әлеге хезмәтләр Кырымның Бакчасарай районы һәм Симферополь мәктәпләренә бүләк ителде.

Кырым инженер-педагогика университетында оештырылган кичәдә кырым татар телендә төшерелгән беренче мультфильм да күрсәтелде. “Мәрхәмәтле кырмыска” исемле мультфильм Татарстан һәм Кырым аниматорларының “Кырым әкиятләре” сериясендәге уртак эше. Бу мультфильм Казанда узган X Халыкара мөселман киносы фестивале бәйге программасына да кергән иде.  

tatarmultfilm.ru


Комментарий язарга


*