ТАТ РУС ENG

Тукай әсәрләре олы сәхнәдә


Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында 19 апрель көнне “Тукайга багышлау” дигән зур концерт программасы тәкъдим ителә. Филармония әһелләре тарафыннан әзерләнгән җыр-моң тамаша бөек шагыйребезнең иҗатына багышлана.

Концерт программасында Габдулла Тукайның сүзләренә иҗат ителгән җырлар, милли көйләр, романслар һәм татар композиторларының операларыннан арияләр яңгыраячак.

Җыр кичәсендә Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрына кушылып Георгий Ибушев, Ригина Вәлиева, Алина Җамалиева, Айрат Имашев, Фәнис Мөхтәров, Гөлназ Гафурова халык күңеленә уелып кереп калган әсәрләрне башкарачак. Концертта шулай ук Татарстан Республикасының халык артисты, профессор Лидия Әхмәтованың шәкертләре, Татарстан Республикасының халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең дә чыгыш ясар дип көтелә.


Комментарий язарга


*