ТАТ РУС ENG

«Тукай эзләре буйлап» маршрутын төзекләндерүгә финанслар бүленә

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ» МАФото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ» МА

Быел Татарстанның Арча районындагы Яңа Кырлай авылында шагыйрь Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексы объектларын берләштергән «Тукай эзләре буйлап» туристик маршрутын төзекләндерүгә республика бюджетыннан 233,2 миллион сум бүленәчәк.

Туристик маршрут Ия елгасы яры буйлап 3 гектардан артык мәйданны биләп торачак. Авылда парк зонасы булдыру, җәяүлеләр юллары, күперләр, юллар төзү һәм яктырту, маршрутны музыкаль тавыш бирү системасы белән җиһазландыру һәм башка эшләр планлаштырыла. Территория инвалидлар өчен дә уңайлы итеп ясалачак. Төзекләндерү эшләрен 2024 елның 1 декабренә кадәр тәмамларга планлаштырыла.

 

06.03.2024. Tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*