ТАТ РУС ENG

«Тукай Фонды» вәкилләре “Тукай-Тур” экспедициясе турында сөйләде

6.12.2011

 


Казандагы Татарстан Милли музеенда Габдулла Тукайга багышланган «Тукай континентларны берләштерә» дигән айлык уза. 6 декабрьдә әлеге чараның кунагы — «Тукай Фонды» президенты, шагыйрьнең дүртенче буын туганы, журналист Риман Гыйлемханов булды.

“Тукай Фонды” белән очрашуга Казан югары уку йортлары студентлары, музейчылар, ветераннар килде. Риман Гыйлемханов һәм “Тукай-Тур” экспедициясендә катнашкан Г.Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ өлкән фәнни хезмәткәре, тукайчы галим Зөфәр Мөхәммәтшин, журналистлар Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә һәм Альбина Газизуллиналар кунакларга экспедициядән алган тәэсирләре белән уртаклашты. 4 журналистның Җаек-Кустанай-Астана-Алматы-Атакент-Кентау-Төркестан-Хоргос-Өремче-Чүгүчәк-Голҗа-Алматы-Караганда-Казан юлыннан үтелгән иҗади сәфәрдән җыеп кайткан мавыктыргыч фотолары, Тукай турындагы борынгы китаплары, мөһаҗирләрдә яшәүче татарлар иҗаты, дисклар – барысы да тамашачылар хозурына тәкъдим ителде. Тиздән экспедиция нәтиҗәләре буенча язылган “Истә калганнар” китабы да дөнья күрәчәк.

 

tukayfond.ru


Комментарий язарга


*