ТАТ РУС ENG

Тукай геройлары – стрит–арт фестивалендә

 


2012 елның 17–22 июлендә Казанда Халыкара стрит-арт һәм граффити «Like It. Art» фестивале узды. Хәзер Казан урамнарындагы йорт-корылмаларда татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләреннән геройларны, шулай ук башка төрле кызыклы рәсемнәрне күрергә мөмкин. «Like It. Art» фестивален даими үткәрү планлаштырыла. 

Рәсемнәрне Россия, Болгария, Испания, Алмания, Италия, Бельгия һәм Польшаның танылган граффити осталары иҗат итте. Аларның иҗат җимешләре түбәндәге адреслар буенча урнашкан корылмаларны бизәде — Галактионов урамы, 12, Садыкова, 47, Павлюхин, 41а, Миславский, 9, “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы, Столбов урамында урнашкан бакчадагы биналарны, Автовокзал янындагы юл киселешен һ.б. Яңа Савин районында райтерларга рәсем ясарга Чистопольский урамындагы 49 нчы, Әбсәләмов урамындагы 23 һәм 27 нче, Бондаренконың 20 һәм 24 нче йортлары диварлары бирелде.


 

Комментарий язарга


*