ТАТ РУС ENG

Тукай геройлары япон телендә сөйләшә башлый


2014 елның май азагында Казандагы «Татармультфильм» берләшмәсендә TV Токио япон телевидениесе төркеме кунакта булып китте. Япон корреспондентлары Ю. Ирикура һәм Юичиро Ивашита татар аниматорларының ничек эшләүләре, хәзерге вакытта нинди мультфильмнар төшерүе белән кызыксынды.
«Татармультфильм» оешмасы беренче адымнарын ясаганда атаклы Чебурашканы тудырган Леонид Шварцманны искә алдылар. Токио журналистлары белдергәнчә, Леонида Шварцман Япониядә дә бик танылган мультипликатор булып санала икән. Чебурашка персонажы– милли символ дәрәҗәсендә күтәрелгән.
Студиядә эшләүче рәссам-аниматор Гүзәл Шакирова япон мәдәнияты белән күптәннән кызыксына, япон телендә аралаша ала икән. Читтән килгән кунаклар белән алар телендә аралашкан. «Татармультфильм»нан хәбәр итүләренчә, киләчәктә «Татармультфильм» берләшмәсе Габдулла Тукай әсәрләре буенча япон телендә мультфильм төшерүне дә планлаштыра.
Соңгы араларда Япониядә татар анимациясенә кызыксыну арта. Шулай ук кояш илендә яшәүчеләр өчен Татарстан, татар теле игътибар үзәгенә әверелеп бара.
«Бу безнең японнар белән беренче очрашуыбыз гына түгел. Алар безнең мультфильмнар белән генә кызыксынып калмыйча, татар телендә нәшер иткән китапларыбыз белән дә кызыксына. Махсус заказ биреп Япониягә дә алып китәләр», — ди “Татармультфильм” студиясенең генераль директоры Азат Ганиев.

intertat.ru


Комментарий язарга


*