ТАТ РУС ENG

Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме гөрләде

Фото: © «Татар-информ», Михаил ЗахаровФото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

26 апрельдә Казанда татар халкының танылган шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышланган чаралар узды. Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршында оештырылган Шигърият бәйрәмендә иҗат әһелләре һәм киң җәмәгатьчелек катнашты.

«Чыннан да Тукай булганда без зурбыз, Тукай булганда яшәрбез һәм тарих мәйданында сүзебезне әйтербез! Тукай – безнең барлыгыбыз, яшәү рәвешебез. Аның иҗатында татар дөньясының бөтен хасиятләре язылган. Ул үз заманының елъязмачысы гына түгел, ул – татар дөньясының энциклопедиясе. Аның исеме безнең өчен маяк булып торганда – юлыбыз туры, олы һәм дөрес булыр», – дип чыгыш ясады бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла.

Халыкара конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов башкаруында Тукайның «Әллүки» җыры белән башланган бәйрәм әдипләр һәм җырчылар чыгышы белән дәвам итте. 2024 елда Г.Тукай премиясенә лаек булган ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова һәм сынчы Кадим Җәмитов та сүз тотты, рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

«Безнең гомер милләтем дип үтә. Матди байлык турында уйламадык. Милләт язмышы өчен борчылмыйча һич кенә дә мөмкин түгел. Апрель – тулаем Тукай ае! Бу Шигърият бәйрәме дә мәңге дәвам итәчәк. Тукаебызның кыйтгалары көннән-көн киңәя бара. Бик күп җирләрдә, чит илләрдә дә аның һәйкәлләрен ачалар», – дигән фикерләре белән бүлеште шагыйрә Шәмсия Җиһангирова.

«Тукай – җыр сәнгатендә дә зур шәхес. Аның җырлары да, аңа багышланган опералар да бар. Ул үзе дә җырлаган. Бөтен дөньяга сибелгән татар әгәр дә, Тукай теләгәнчә, җыр белән алга барса, үрнәк кенә түгел, ә хөрмәткә лаек булачакбыз», – диде Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев.

Милли рухлы шигырьләр, җырлар яңгыраган бәйрәм Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

 

26.04.2024. Юлай Низаев, Тatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*