ТАТ РУС ENG

Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар


2012 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулды. Бу көнне, матур гадәт буенча, Татарстанның беренче затлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәле янына шул көнне Татарстанга эшлекле сәфәр кылучы Казахстанның Актүбә өлкәсе башлыгы Архимед Мөхәмбәтов белән бергә килде.

«Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Шагыйрь мәхәббәте» операсында Зәйтүнә партиясен башкарганда, миңа шагыйрьнең бердәнбер сөеклесе хисләре белән яшәргә насыйп булды. Шул образны тудырганда, Тукай музеена барып, башка чыганаклар аша Зәйтүнәнең нинди кыз булуын, нинди хис-кичерешләр белән яшәвен, нишләп нәкъ менә Тукайга гашыйк булуын аңларга тырыштым. Шуңа күрә минем күңелгә Габдулла Тукай бигрәк тә якын», — дип уй-фикерләре белән уртаклашты 26 апрельдә Тукайга чәчәкләр алып килгән Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Венера Ганиева. 

Танылган язучы, драматург Туфан Миңнуллинның да әйтер сүзләре бар иде: «Тукайның бәясе беркайчан да югалмас. Һәрбер язучының, һәрбер зыялы татарның күңелендә Тукай иң төп урынны алып тора. Аның кадере безнең өчен елдан-ел арта бара, чөнки безгә Тукайсыз яшәү шактый читен. Ул — безнең дәүләтебез», — диде Туфан абый үзенең чыгышында. 

 Фотолар: president.tatarstan.ru

Рәмзия Закирова


Комментарий язарга


*