ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Тукай һәм Дәрдемәнд

WhatsApp-Image-2019-11-26-at-14.24.22-e1574767826568-500x309

Татар язучылары, шагыйрьләр, мәдәният эшлекләре Дәрдемәнднең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелдылар. Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында «Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган бәйрәм булып узды.

Кичә татар басмасын булдырган, cәнәгать өлкәсенә зур өлеш керткән, хәйрия белән шөгыльләнгән шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштырды. Сәхнәдән шигырь юллары, җырлар яңгырады. Видеоязма аша галимнәр Лирон Хәмидуллин һәм Искәндәр Гыйләҗевнең Закирҗан Рәмиев фигурасына багышланган эзләнүләре нәтиҗәләрен ишетеп булды. Мисал өчен, Искәндәр Гыйләҗев алман галиме Михаил Фридрихның Дәрдемәндне дөньякүләм танылган бердәнбер татар шагыйре буларак бәяләвен әйтте.

— Дәрдмәнд озак вакытлар билгесезлектә калганнан соң, күренекле сәясәтче, матбагачы, хәйрияче, ХХ йөз башы милли күтәрелешен матди яктан тәэмин итүче буларак әйләнеп кайтты. Аның шәхесенең, эшчәнлегенең шушы яклары шагыйрьнең әдәбиятка керткән гаять зур өлешен каплап та китә алыр иде, — дип белдерде үз чыгышында ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина.

Галим Дәрдемәнднең аерым шигырьләренә тукталды һәм милләттәшебезгә һәйкәлләр булдыру кирәклеген ассызыклады. Бу кичне Дәрдемәндне сагышлы миллионер дип атадылар. Шагыйрь татар матбугатын булдыру өчен күп рухи һәм матди көч куя. Бәйрәмгә чакырылган шагырьләр Дәрдемәнднең Габдулла Тукайны «Шура» басмасына эшкә чакыруы турында да искә алдылар.

— Приискта алтын юучылар, янәшәләрендә милләтнең йөзек кашыдай, алтыннан да кыйммәт, затлы кеше торганын белделәр микән? Дәрдемәнд милләткә булган тугрылыклыгы, милләтне сөюе белән безне моннан 160 ел элек туган егет менә шушы залга чакырып кителде. Затлы иде алар, динле иде алар… Рәмиевләр дә, Фатыйх Кәримнәр дә, Габдулла Тукайлар да.  Киләчәктә дә Закирҗан шагыйребезнең 260,360 еллык иҗат кичәләрен шулай залларны тутырып үткәрербез, — дип әйтте Татарстан язучылар союзы рәисе, язучы Данил Салихов.

Данил Салихов Дәрдмәнд иҗатын өйрәнгән язучылар Фәүзия Бәйрәмова, Ренат Хариска һәм  галим Лерон Хәмидуллирга рәхмәтен белдерде.

— Бүгенге бәйрәмгә мин ике китап алып килдем. Беренчесе—  Дәрдемәнднең балалар өчен чыккан кечкенә брошюрасын санамаганда, шагыйрьнең беренче китабы. Ул 1921 елда чыккан. Аның төзүчесе — Фатыйх Кәрими. Әлеге китап миңа туганнарымнан күчте, хәзер басма минем  китапханәдә саклана. Икенче китап «Дәрдемәнд» дип атала. Ул 1970 елларда рус телендә чыккан, — дип чыгыш ясады шагыйрь Ренат Харис һәм Дәрдемәндне Гавриил Державин белән чагыштыруын әйтте.

Кичәдә җырчылар Филүс Каһиров һәм  Зәринә Хәсәншина чыгыш ясадылар. Дәрдмәнднең шигырьләрен артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова укыдылар. Үз шыйгырьләрен  яшь шагыйрьләребез  Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина  һәм Гөлүсә Батталова укыдылар.

Әдәби-музыкаль кичә ТР Язучылар союзы һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан әзерләнде.

Айгөл ЮНЫСОВА

Комментарий язарга


*