ТАТ РУС ENG

Тукай иҗатын рус теленә тәрҗемә итүчеләр арасында конкурс уза

Фото: tatar-inform.ruФото: tatar-inform.ru

Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел тулуга әзерлек уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге һәм «Казан альманахы» журналы шагыйрьнең бүгенге көнгә кадәр рус телле укучыга барып ирешмәгән әсәрләрен тәрҗемә итү өчен конкурс игълан итә.

«Тукайның башлангыч чор иҗаты һәм бик милли булган шигырьләре русчага тәрҗемә ителмәгән. Тәрҗемә ителмәгән публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре дә бар. Шуңа шундый конкурс игълан итәргә ниятләдек», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. «Әлеге конкурсны игълан итү язучы, «Казан альманахы»ның баш мөхәррире Әхәт Мушинский идеясе. Акчасын мин табармын инде», – дип өстәде ул.

Конкурс ике номинациядә үткәрелә: шигырь тәрҗемәсе һәм публицистик тәрҗемә. Конкурс җиңүчеләре «Казан альманахы» журналының май санында игълан ителәчәк.

Тәрҗемә өчен шигырьләрнең текстлары (оригиналда һәм хәзерге әдәби телдә) – сүзгә-сүз тәрҗемәдә, ә мәкаләнең татар телендәге төп нөсхәсе бирелә.

ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Габдулла Тукай әсәрләренең рус телендә күп томлыгын әзерләү эше башланды. Конкурста җиңүчеләр әлеге проектта үз тәрҗемәләре белән катнашу мөмкинлеге алачак.

Җиңүчеләр өчен түбәндәге бүләкләр каралган:

Шигырь тәрҗемәсе номинациясендә

I урын – диплом, 30 мең сум;
II урын – диплом, 20 мең сум;
III урын – диплом, 10 мең сум.

Публицистик тәрҗемә номинациясендә

I урын – диплом, 30 мең сум;
II урын – диплом, 20 мең сум;
III урын – диплом, 10 мең сум.

Эшләрне тапшыруның соңгы көне – 2024 елның 12 феврале. Конкурс эшләрен электрон tatpen@mail.ru адресына җибәрергә. Гаризада фамилия, исем, әтисе исеме, һөнәр (эш урыны), телефон, электрон адресны күрсәтергә кирәк.

Жюри составына ТР Язучылар берлеге, «Казан альманахы», Татар ПЕН-үзәге, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре керә.

Габдулла Тукайның күп шигырьләре танылган шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр А.Ахматова, А.Тарковский,  С.Липкин, Р.Моран, Р.Бохараев һ.б. тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән.

 

27.01.2024. Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*