ТАТ РУС ENG

Тукай исемендәге сәнгатьле укучылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

 


Казанда Габдулла Тукай исемендәге II Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Әлеге бәйге Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Казанның Актерлар йорты тарафыннан оештырылды. Үткән ел Габдулла Тукайның 125 еллыгына беренче тапкыр уздырылган бәйгедән аермалы буларак, быел Татарстан шәһәр һәм районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә шигырь сәнгатен сөюче барлыгы 250гә якын укучы бала һәм яшьләр катнашты. Жюри рәисе — Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Быел бәйге «Теле барның иле бар» дип исемләнде. Катнашучылар Тукай шигырьләреннән тыш башка татар шагыйрьләренең дә әсәрләрен, үзләре иҗат иткән шигырьләрне дә сәнгатьле итеп сөйләде. Шигырьләр, нигездә, туган тел, милләт язмышы темаларына багышланган иде. Җиңүчеләрне 21 апрельдә Актерлар йортында үткән Гала-концертта бүләкләделәр.

Г.Тукай исемендәге II Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесе җиңүчеләре

Шулай итеп, кече төркемдә — 1-4 сыйныфта укыган балалар арасында, финалга биш бала чыкты. 3 нче урынны Казанның 155 нче гимназиясе укучысы Динара Гайнуллина белән 360 нчы кече гимназия укучысы Дарья Кривошеина, ә 2 нче урынны Казаннан 17 нче гимназия укучысы Гөлчәчәк Фәттахова, Татарстанның Тәтеш районыннан 1 нче мәктәп укучысы Рәсим Сәйфетдинов алды. 1 нче урын Лена Шагыйрьҗанның «Туган телгә» шигырен укыган Татарстанның Арча шәһәре 5 нче гимназиясе укучысы Диләрә Булатовага бирелде. Җиңүчеләрнең нәни кулларына истәлекле диплом һәм бүләкләрне сәнгатьле сөйләү остасы Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов тапшырды.

Илдус Әхмәтҗанов кече төркемдә җиңүчеләрне котлый
Шәүкәт Галиевнең «Туган телем» шигырен сөйләгән Рәсим Сәйфетдиновны Илдус Әхмәтҗанов бүләкли
Лена Шагыйрьҗанның «Туган телгә» шигырен укыган Диләрә Булатова беренче урынны алды 

Урта төркемдә — 5-8 сыйныфлар арасында, 3 нче урынга Менделеевск районы 3 нче мәктәбе укучысы Ләйсән Заһидуллина, Казанның Актерлар йортында эшләп килүче «Нур» татар балалар театр студиясе балалары, 2 нче урынга Түбән Кама шәһәренең 22 нче мәктәбе укучысы Данил Кузнецов, ә 1 нче урынга «Кечкенә Тукайның Казанга килүе» шигыре белән Казанның 93 нче гимназиясе укучысы Инсаф Салаватуллин лаек булды.

Урта төркемдә җиңүчеләрне «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганова тәбрикләде
Миләүшә Айтуганова «Нур» студиясе балаларына дипломнар тапшыра

Өлкән төркемдә — 9-11 сыйныфта укучылар арасында, 3 нче урын Арча шәһәренең 5 нче гимназиясе укучысы Ләйсән Хөсәенова, 2 нче урын Казанның 36 нчы мәктәбе укучысы Зилә Зәйнуллинага бирелде. 1 нче урынны Түбән Кама шәһәренең 2 нче гимназиясе укучысы Алия Мәхмүтова (ул Наҗар Нәҗминең «Туган тел» шигырен укыды) һәм шулай ук Габдулла Тукайның «Китмибез» шигырен рус телендә сөйләгән Казанның 177 нче мәктәбе укучысы Артур Соловьев алды.

 Алия Мәхмүтова Наҗар Нәҗминең «Туган тел» шигырен укый
Зилә Зәйнуллина Эльмира Шәрифуллинаның «Без Тукайлы халык мәңгегә» шигырен укый
 Артур Соловьев Габдулла Тукайның «Китмибез» шигырен сәнгатьле итеп сөйләгән өчен беренче урынны алды

Россия төбәкләреннән катнашкан балаларны «Россия төбәкләрендә татар телен саклау һәм үстерү» номинациясендә бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында — Ирек Габдрахмановның «Мин — татар» шигырен укыган Сарытау өлкәсеннән 10 яшьлек Адилә Аушева, Наҗар Нәҗминең «Татар теле» шигырен укыган Удмуртиядән 16 яшьлек Алинә Камалетдинова белән Насыйбулла Касыймовның «Чүпче буе — туган як» шигырен укыган 17 яшьлек Динә Касыймова бар.

Удмуртиядән Динә Касыймова «Чүпче буе – туган як» шигырен сөйләде
«Россия төбәкләрендә татар телен саклау һәм үстерү өчен» номинациясендә җиңгән кызлар
 
Сарытау өлкәсеннән милли татар гимназиясе укучысы Адилә Аушева Ирек Габдрахмановның «Мин – татар» шигырен укып, Г.Тукай исемендәге сәнгатьле укучылар бәйгесе җиңүчесе булды

Профессиональ төркемгә һөнәри училищеларда, югары уку йортларында белем алучы кызлар һәм егетләр бәяләнде. 3 нче урынны үзе язган «Күкне алар зәңгәр диләр» шигыре белән Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе талибәсе Айсылу Ибраһим, 2 нче урынны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыннан Айсылу Мөсәлләмова алды. Айсылу Илфат Газизҗановның «Ялгыз йорт» шигырен укыды. Беренче урынга Казан театр училищесы студенты Идел Кыямов лаек дип табылды. Идел Рәшит Әхмәтҗановның «Уян, вөҗдан!» шигырен сөйләде.

Профессиональ төркемдә җиңүчеләр
Айсылу Ибраһим үзе язган «Күкне алар зәңгәр диләр» шигырен укыды
Беренче урынны алган Казан театр училищесы студенты Идел Кыямовны жюри рәисе Фәрит Бикчәнтәев бүләкли

Габдулла Тукай исемендәге сәнгатьле укучылар бәйгесе киләсе елда да үткәреләчәк, дип вәгъдә итте Фәрит Бикчәнтәев.

Лилия Гаделшина


 

Комментарий язарга


*