ТАТ РУС ENG

Тукай җирендә – балачак иле

тукайлы халык

Татар халкының сөекле улы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукай үзенең варисларын ел саен, ташулар агып, бар табигать яшәрә башлау белән, туган ягына дәшеп кайтара сыман. Бөек якташы эзләрен саклаган  Арча җирендә олуг әдипнең туган көне уңаеннан быел кабат Шигърият бәйрәме үтте.

Анда катнашучы әдәбият әһелләре Тукайны сагынып искә алдылар. Сәнгать осталары әдипнең үз халкына калдырган әдәби һәм мәдәни мирасы хәзинәсендәге әсәрләрен башкардылар. Шулай мәйданга ашкынган халыкның күңелләрен җилкетерлек әдәби, җырлы-моңлы бәйрәм ясалды.

Бу чара кысаларында узган «Тукай марафоны»нда катнашу өчен республикабызның төрле төбәкләреннән йөздән артык йөгерешче дә килгән иде. Аларны Арчадан 24 чакрымдагы Яңа Кырлайга язучыларның хәер-фатихасы белән озатыр алдыннан йөгерү буенча 2006 елда Татарстан чемпионы булган, 2008 елда «Казан-Брюссель» марафонында катнашкан Кукмарадагы Лубьян урман көллиятенең физкультура укытучысы Рөстәм Гарифуллин белән сөйләшеп алдык. Ул үзенең бу ярышта да зур уңышка ирешәчәгенә ышандырды һәм соңгы йомгаклар буенча үз яшьтәшләре арасында икенче булып килде.

Арча үзәгендә бәйрәм чаралары тәмамланыр алдыннан Татарстан Язучылар берлегеннән килгән бер төркем әдипләрнең Габдулла Тукай бюстена чәчәкләр салуы аеруча дулкынландыргыч булды. Делегациянең  алгы сафында, традиция буенча, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең быелгы лауреаты – шагыйрь, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе Ләбиб Лерон барды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә кунаклар Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай һәйкәлен кызыл канәфер чәчәкләргә күмделәр. Музейдагы экспонатлар белән янә бер кат танышып чыкканнан соң, әдәбият-сәнгать әһелләренең бирегә килгән мәктәп укучылары белән очрашуы башланды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә һәм журналист Илсөяр Иксанова аларны бүген бирегә кунакка килгән һәрбер иҗат иясе белән таныштырып чык-
ты. Алар арасында  Габдулла Тукай  бүләге иясе, шагыйрь Зиннур Мансуров, якташлары – язучы һәм галим  Рифат Җамал, драматург Хәбир Ибраһим, шагыйрә  Фирүзә Җамалетдинова, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗат юлын дәвам иттерүче  кызы –галимә һәм тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова бар иде. «Бу көн сезнең күңелләрдә якты истәлек булып калсын, бала чакта без бу әдипләр белән очрашкан идек дип искә алырлык булсын», – диде Илсөяр ханым, укучыларга   мөрәҗәгать итеп. Очрашуда Габдулла Тукай белән бәйле истәлекләр янә яңарды.

– Бу күрешү соңгысы булмас, без әле Тукай бүләге лауреаты  Ләбиб Леронны Арча  якларына очрашуга аерым көтеп калабыз, – диде әлеге чараларны оештыруның үзәгендә кайнаган Арча районы мәдәният идарәсе башлыгы  Илфар Әюпов. – Әдәбият-сәнгать  әһелләре белән иҗади очрашулар төбәгебездә даими булып тора. Якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың иҗат бәйрәмен әле шушы көннәрдә генә зурлап билгеләп үттек. Алдагысы – Тукай бүләге иясе,  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановны тамашачы-якташлар ул җитәкләгән фольклор иҗат төркеме белән бергә көтеп калабыз.

Тукаебыз  – һәр буынны яңа иҗатка рухландыручы рухи көч ул. Райондагы «Каурый каләм» берләшмәсе шигърияткә тартылганнарны берләштерсә, сәнгатькә һәвәс затларыбыз, югары уку йортларында белем алып, Мәдәният йортларында, авыл клуб-
ларында эшлиләр. Араларында җырчылар, нәфис сүз осталары,  төрле уен коралларында уйнаучы талантлы белгечләребез  байтак. Алар яшьләрнең әйдәманнары, бергәләшеп районда һәм рес-
публикабызда уза торган төрле мәдәни чараларда катнашалар. Әлбәттә, бу эшләр район хакимияте башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улының даими кайгыр-
тучанлыгы һәм фатихасы белән алып барыла.

Быелгы Тукай бәйрәмендә  «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларына  да  урын түрдән бирелде. Чөнки Арча районы хакимиятенең  ярдәме белән оештырылган  «Моңлы саз чыңнары», «Тукай әкиятләре дөньясында» исеме белән үткәрелгән конкурс-
ларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру нәкъ менә Шигырь бәйрәме кысаларында узды.   Безнең редакция   район  хакимияте башлыгы  Илшат Габделфәрт улы Нуриевка, бу чараларны үткәрүдә безгә теләктәшлек күрсәткән барлык мәдәният хезмәткәрләренә  олы рәхмәтләрен җиткерә. Бу башлангыч Арча ягында да, Казанда да яңа талантлар үсеп килүен күрсәтте.

 

«Тукай әкиятләре дөньясында» бәйгесе җиңүчеләре

Конкурсның Гран-при ияләре

Казанның 5 нче сәнгать мәктәбе укучылары:

Шәмигулова Эльмира

Приходько Виктория

(Укытучылары О. Смирнова)

 

1 нче урын:

Салаватова Зилә

(Укытучысы Р. Фәтхуллина, Арча сәнгать мәктәбе)

2 нче урын

Минһаҗева Гүзәл (Укытучысы А. Галимҗанова. Арча сәнгать мәктәбе)

Ә. Кәримова (Арча сәнгать мәктәбе)

3 нче урын

Нестерова Доминика

(Укытучысы О.Бердникова, Казан шәһәренең 5 нче сәнгать мәктәбе)

 

«Тукайлы кылкаләм» номинациясе 1 нче урын

Миңнемуллина Зәлидә

(Укытучысы Р.Фәтхуллина, Арча сәнгать мәктәбе)

2 нче урын

Гапдерахманова Зилә

(Укытучысы Р. Фәтхуллина, Арча сәнгать мәктәбе)

Вәлиуллина Алинә (Казанның 5 нче сәнгать мәктәбе)

Шәйдуллина Камилә

(Азнакайның сәламәтлекләре чикләнгән балалар  мәктәбе)

3 нче урын

Хәсәнова Рената

(Укытучысы Р.Фәтхуллина, Арча сәнгать мәктәбе)

 

«Кулланма-гамәли сәнгать»
номинациясе

1 нче урын

Вәлиуллов Булат һәм Вәлиуллов Азамат (Казан шәһәренең 180 нче мәктәп укучылары)

2 нче урын

Хәмидуллина Гүзәл (Укытучысы Р. Фәтхуллина, Арча сәнгать мәктәбе)

3 нче урын

Галимҗанова Айгөл (Укытучысы
А. Кәримова, Арча сәнгать мәктәбе)

 

Альберт Шиһабиев җитәкчелегендәге Татарстан Рәссамнар берлегенең махсус бүләге ияләре:

 

1 урын

Романова Дарья

(Укытучысы А. Гыймранова, Казандагы
5 нче сәнгать мәктәбе)

2 урын

Азамова Ралинә (Укытучысы Р. Фәтхуллина, Арча сәнгать мәктәбе)

3 урын

Идиятуллин Данияр

(Казан шәһәренең 180 нче мәктәп укучысы)

Фәния Лотфуллина

 

 

Комментарий язарга


*