ТАТ РУС ENG

«Тукай йолдызлыгы»


Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган чаралар кысасында Г.Тукайның Казандагы Әдәби музеенда 2011 елның 16 декабрендә «Тукай йолдызлыгы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Тукай даирәсеннән булган танылган шәхесләрнең портретлары һәм шәхси әйберләре урын алган.

Г.Тукайның күп кенә дуслары шагыйрьнең фикердәшләре дә булган. 2011 ел Тукайның 125 еллыгы буларак кына түгел, шагыйрьнең якын дуслары – Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов, журналист һәм педагог Вафа Бахтияров, актер һәм режиссер Габдулла Кариевларның юбилей еллары булып та санала.

2010 елда шагыйрь һәм журналист Сәгыйть Рәмиевнең, “Ялт-Йолт” журналы редакторы һәм журналисты Әхмәт Урманчеевның, язучы һәм журналист, “Тукай Петербургта” китабы авторы Кәбир Бәкернең тууына 125 ел тулган иде. Киләсе ел шагыйрьнең дуслары – беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев һәм язучы, журналист Фәхрислам Агеевның юбилей елы булачак.

Г.Тукай музее экспозициясендә танылган  шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче экспонатларны гына түгел, Тукай даирәсе вәкилләренең документлары һәм мемориаль әйберләре дә урын алган. Шулардан: Ф.Әмирханның кул сәгате, Г.Камалның Коръән китабы һәм С.Гиззатуллина-Волжскаяның салфеткасы. Шулай ук К. Мотыйгый, Ф.Әмирхан, Г.Коләхметов, С.Сүнчәләй, Г.Камалның кулъязмаларын, Г.Кариевның һәм Б.Шәрәфнең визит карточкаларын күреп булачак.

Күргәзмәдә З.Гимаев, К.Нафиков, Ш.Шәйдуллин, К.Җәмитов кебек рәссамнарның Габдулла Тукайга багышланган рәсемнәре дә тәкъдим ителгән.

Г.Тукай Әдәби музее

Комментарий язарга


*