ТАТ РУС ENG

Тукай йөзе – футболкаларда

 


Казанның Zilant Media видеостудиясе исемнәре Татарстан белән бәйле, бу җирлек үсешенә үзләреннән өлеш керткән танылган кешеләрнең йөзләре төшерелгән футболкалар ясап чыгара башлады. Видеостудиянең җитәкчесе Азат Гарифуллин сүзләренчә, бу проектны алар “Kazan Family”, татарчалап әйткәндә, “Казан гаиләсе” дип атаган.

2014 елның ноябрь азагында сатуга чыгачак беренче футболкаларда биюче Рудольф Нуриев, татар шагыйре Габдулла Тукай, рәссам Николай Фешин һәм җырчы Федор Шаляпин сурәтләре урын алган. Киләчәктә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, артистка Чулпан Хамматова, дәүләт хезмәткәре Николай Никифоров, хоккейчы Алексей Морозов һәм футболчы Алехандро Домингес йөзләре төшерелгән футболкалар да булачак.

 

enter.kazanfirst.ru


 

Комментарий язарга


*