ТАТ РУС ENG

«Тукай моңнары-2023» бәйгесе Россия күләмендә үткәрелә

vk.com/tukaevskienapevyvk.com/tukaevskienapevy

Башкортстанның татар милли-мәдәни автономиясе дистә елдан артык оештыра торган «Тукай моңнары»/«Тукаевские напевы» сәнгатьле укучылар бәйгесе 2023 елда Россия күләмендә уза.

Әлеге проект Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкорт дәүләт педагогия университеты, Башкортстан халыклары дуслыгы йорты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Бәйгедә Россиянең I-XI сыйныф укучылары (I-IV, V-VIII һәм IX-XI сыйныфлар аерым бәяләнә), урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Моның өчен Башкортстан Татар милли-мәдәни автономиясе сайты аша теркәлергә кирәк (tukaj.nkat-rb.ru).

Барлыгы ике номинация каралган.

1. «Тукай сүзе төрле телләрдә»/«Тукай на разных языках» номинациясе Тукайның шигъри мирасына багышлана. Анда Тукайның шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләргә кирәк (төрле телләрдә ярый – татар, рус, чуваш, мари һ.б., шул исәптән чит телләрдә дә). Шәхси чыгыш кына түгел, иҗади коллектив (5 кешедән артмаган) белән дә шагыйрьнең әсәрләреннән төзелгән әдәби композиция тәкъдим итәргә була.

2. «Гамьле дөнья»/«Чудесный мир» номинациясендә заманча татар шагыйрьләренең әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләргә (татар телендә) кирәк.

Беренче этап 2023 елның 10 мартыннан 10 апреленә кадәр барачак. Шушы вакытта чыгышларны видеога яздырып, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Тукай моңнары»/«Тукаевские напевы» бәйгесе битендә (vk.com/tukaevskienapevy) урнаштыру таләп ителә.

Бәйгегә нәтиҗәләр 26 апрельдә ясалачак.

 

22.03.2023. Nkat-rb.ru

Комментарий

  1. Гүзәл | 28.03.2023 13:11

    Бик шәп! Уңыштар ғына юлдаш булһын конкурсанттарға, ойоштороусыларға түҙемлек һәм ғәҙеллек кенә теләйем

Комментарий язарга


*