ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда Батулла белән очрашу


Татарның аксакал язучысы Рабит Батулла быел 75 яшьлеген билгеләп уза. 2013 елның 26 мартында Казанның Г.Тукай Әдәби музеенда күренекле халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты юбилеена багышланган «Уйларымны кеше белсен…» исемле очрашу кичәсе булачак.

Татарстанның бүгенге мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре Г.Тукайның әдәби музеенда бик еш кунак була. “Бездә кунакта” циклыннан уза торган очрашулар инде берничә елдан бирле дәвам итә, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре. Тамашачылар музейның әдәби салонында композитор Леонид Любовский, шагыйрь һәм прозаиклар Роберт Миңнуллин, Галимҗан Гыйльманов, Айдар Хәлим, әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин, танылган актриса Нәҗибә Ихсанова белән бик якыннан, күзгә-күз аралаштылар. Шундый очрашуның чираттагы халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батуллага багышлана.

Рабит Батулла киң кырлы әдип, әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Ул психологик пландагы реалистик хикәяләр, юмор-сатира әсәрләре һәм театраль миниатюралар, күп кенә сәхнә әсәрләре, күләмле романнары белән укучыларга яхшы таныш. Шулай ук татарның мәшһүр шәхесләре турында тарихи-әдәби документаль очерклар авторы буларак та киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм.

Рабит Батулла – хөр фикерле, туры сүзле, халык алдында сөйләү маһирлыгына ия кеше. Музейда үткәрелә торган чараларда ул һәрвакыт теләп катнаша, үзенең кызыклы фикерләре, эзләнүләре белән уртаклаша. Тамашачылар да кызыклы шәхес белән очрашуга бик теләп киләләр.

Очрашуда КФУ студентлары, Рабит Батулла иҗаты белән кызыксынучы киң җәмәгатьчелек, язучының дуслары, туганнары да катнашачак.


Комментарий язарга


*