ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда чуаш теле укытучылары белән очрашу үтте


2013 елның 10 июнендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның чуаш мәктәпләрендә белем бирүче чуаш теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класс уздырылды. Ул КФУ карамагындагы Идел буе мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм профессиональ белемен арттыру үзәге ярдәмендә оештырылды.
“Чуаш мәктәбендә Тукай” дип исемләнгән әлеге музей очрашуында мөгаллимнәргә, Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында белемнәрен тирәнәйтү өчен, экспозиция буенча экскурсия оештырылды. Музей хезмәткәрләре бигрәк тә Тукай әсәрендәге Шүрәле образына игътибарны юнәлтте, чөнки чуаш риваятьләрендә дә урман иясе — Арҗүри образы бар. “Шүрәле” поэмасы исә инде күптән чуаш теленә тәрҗемә ителгән. 1961 һәм 1985 елларда чуаш шагыйре Яков Ухсай тәрҗемәсендә дөнья күргән Тукай әсәрләре җыентыклары музейда да саклана.
Укытучыларга “Музейда этнопедагогика” исемле электрон презентация тәкъдим ителде һәм мастер-класс “Мин сезне Тукай музеена чакырам” исемле эшлекле уен белән тәмамланды.

Г.Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*