ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда Камил Мотыйгины искә алалар


2013 елның 15 мартында Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда җырчы һәм журналист, нәшир Камил Мотыйгиның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.
Габдулла Тукай музеенда шагыйрьнең замандашлары, фикердәшләре тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган экспонатлар саклана. Шул исәптән, залларның берсендә Камил Мотыйгиның эш бүлмәсе күрсәтелгән, анда аның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Татарстан Милли музее фондларында Камил Мотыйгиның кулъязмалары, китаплары, фотосурәтләре күп. Үз вакытында Камил Мотыйги җырчы буларак танылган, аны замандашлары “татар Шаляпины” дип атап йөрткән. Бу көнне музейга килүчеләр дә җырчының тавышын язмада тыңлый алачак.
Камил Мотыйги 1883 елның 25 февралендә Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин гаиләсендә Уральск шәһәрендә туа. 1899 елда Казанның “Касыймия” мәдрәсәсендә укый, аннан соң Каһирәгә “Әл-Әсхәр” мәдрәсәсенә белем алырга китә. Уральскига әйләнеп кайткач, “Мотыйгия” мәдрәсәсендә эшли, анда мантыйк, тарих, гарәп әдәбияты дәресләрен укыта. Ул дәресләргә Габдулла Тукай да йөри.
1905–1907 елларда Уральскида Камил Мотыйги белән Габдулла Тукай татар телендә “Фикер” газетасы, “Әл-гаср-әлҗәдид” һәм “Уклар” журналларын чыгара, Тукайның беренче шигырьләре “Фикер”нең тәүге санында дөнья күрә.
Г.Тукай Әдәби музеенда узачак кичәгә Камил Мотыйги туганнары, шулай ук Төхвәтуллиннар гаиләсе тарихын өйрәнүче галимнәр – Фәрит Яхин һәм Фоат Галимуллин, музыкаль тәнкыйтьче Мәхмүт Нигъмәтҗанов, язучы Лирон Хәмидуллин, җырчы Эмиль Җәләлетдинов чакырылган. Яшь җырчылар Камил Мотыйги репертуарындагы җырларны башкарачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.


Комментарий язарга


*