ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда — көз

 


Тукай өчен көз — күңел халәте, моңсулык, сагыш, халык өчен борчылу булган. 2011 елның 2 ноябрендә Казандагы Тукай музеенда шагыйрьнең әсәрләрендә төп темаларның берсе – көз аена багышланган рәсем күргәзмәсе ачылды.

“Көзге мизгелләр” дип исемләнгән әлеге күргәзмәдә Габдулла Тукай, шагыйрь иҗатының персонажларын, Тукай Кырлае авылының көзге күренешләрен, табигатьнең моңсу ел фасылын сурәтләгән рәсемнәр урын алды. Аларны иҗат иткән Татарстан рәссамнары фикеренчә, көз — кеше күңеленең иң нечкә кылларына кагыла торган ел фасылы. “Табигать күренешләрен сурәтләгән рәсемнәрдә рухи дөнья тасвирлана”, – диде Г.Тукай премиясе лауреаты Шамил Шәйдуллин.

Көз мотивлары белән Тукай темасын үреп иҗат итүче Резеда Ямали Кырлай, Кушлавыч, Өчиле авылларын нәкъ менә көз көне сурәтләргә яратуын сөйли. Инде ун ел элек Тукай туган ягына гашыйк булган рәссам ханым, Кырлай авылын ясаган хезмәтен күптән түгел Швейцариягә сатып алып китүләрен әйтте.

“Тукай музеенда, башка рәсми кичәләрдән аермалы буларак, без очраша, күрешә, гапләшә, әсәрләребезне тәнкыйтьли алабыз. Монда рухи дөньяның кадерен белгән шәхесләр җыела. Шагыйрь Рәмис Аймәт җитәкләгән Казандагы Тукай музее барыбызны да тартып тора торган җылы урын”, – дип белдерде рәссам Виктор Аршинов.

Күргәзмәдә З.Гыймаев, Р.Вахитов, Р.Ямали, А.Тимергалина, Ш.Шәйдуллин, В.Аршинов, А.Иншаков, А.Федотов, Р.Шәмсетдинов һәм Н.Кумысникова хезмәтләре тәкъдим ителде.

 

Алена НИЗАМОВА,
автор фотолары

 

Комментарий язарга


*