ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда күргәзмә


2014 елның 28 августында Казанның Г.Тукай әдәби музеенда Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы Резеда Ямалиның “Тукай ягы” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачыла. Әлеге мәдәни чара ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көненә багышлана. Бәйрәм көнендә Казанның ветераннар советы катнашында рәссам белән иҗади очрашу да узар дип көтелә.

Резеда Ямали аны гүзәл сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итәргә илһамландырган Татарстанның Тукай яклары, ягьни татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) туып үскән Казан арты авыллары турында сөйләячәк. Аның рәсемнәрендә сурәтләнгән авыл күренешләре – бүгенге заманда югалып баручы гаҗәеп дөнья…

Г.Тукай әдәби музее


 

Комментарий язарга


*