ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда — «Могҗиза төне»


Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда тәүге тапкыр “Музей төне” узачак. Дөресрәге, әлеге шоу-программаның рәсми исеме дә бар – “Музейда төнге могҗизалар” дип атала ул. Халыкара “Музей төне” музейлар акциясе кысаларында аны Г.Тукай музее 16 майда оештыра.

Исеменнән аңлашылганча, бу бәйрәмдә бөтен чаралар кичке вакытка планлаштырылган. Программаны төзүдә Казанның “Шәрык” клубы, “Сәләт” һәм «Үзәк Party» промо-төркеме татар яшьләре актив катнаша.

Музейдан хәбәр итүләренчә, шулай итеп, 16 майда могҗизалар кичке сәгать 7дә башланып китәчәк. Сәгать 9нчы яртыга кадәр музейда “Мубай”, “Кәеф” һәм башка популяр яшь башкаручылар һәм төркемнәр концерт куячак. Аннан сәгать 10нчы яртыга кадәр музей буенча экскурсияләр оештырылачак. Һәм иң мөһиме — “Шигъри марафон” үткәреләчәк. Марафонда яшь шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Рифат Салахов, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева, Луиза Янсуарның (һ.б.) шигырь укуы “Дәрт” хоры, яшь җырчы Ләйсән Әсхәтова, нәфис сүз остасы Байбулат Батуллин чыгышлары белән үрелеп барачак.

Төнге чара булгач, кич утырусыз булмас, әлбәттә. Шуңа күрә “Шәрык” клубы егетләре һәм кызлары төнге 11гә кадәр Тукай музеенда “Аулак өй” уеннарын уздырачак икән.

18 майда билгеләп үтелүче Халыкара музейлар көненә багышлап, “Музей төне” акциясенә Татарстан музейлары әле шушы соңгы бер-ике елда гына кушылды. Татарстан Милли музеенда, аның кайбер филиалларында, ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда төрле кызыклы чаралар булды.

Беренче тапкыр “Музейлар төне”н оештыру турында исә 2005 елда Франция Мәдәният һәм коммуникацияләр министрлыгы тәкьдим белән чыга. Аны ул вакытта Халыкара музейлар советы, Ауропа Советы да хуплап ала. 2006 елда әлеге акциядә 38 илдән 2 меңнән артын музей катнаша. “Музей төне”нең максаты — төрле кызыклы мәдәни чаралар аша тарихи мираска замандашларыбызның игътибарын җәлеп итү.


Комментарий язарга


*