ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда могҗизалар төне булды

 


18 май — Халыкара музейлар көне. Казан музейлары исә бу датаны инде узган ялларда ук бәйрәм итә башлаган иде. Мәсәлән, шимбә көнне Татарстан Милли музееның башкаладагы барлык филиаллары диярлек “Музей төне” дип аталган Халыкара акциягә кушылып, кич буена үзенчәлекле мәдәни чаралар үткәрде.

Казанның Габдулла Тукай Әдәби музее “Музей төне”н быел тәүге тапкыр каршы алды. Шуңа да карамастан, “Музейда төнге могҗизалар” дип аталган әдәби-музыкаль программага бик күп талантлы яшьләрне җәлеп итте.

16 май кичендә Г.Тукай музеена килүчеләрнең барысын да хәйран калдырып, ишектән озын мөгезле Шүрәле каршы алып торды. Теләгән кешене музей хезмәткәрләре икенче каттагы даими экспозиция белән таныштырды. Шулай да төп бәйрәм чарасы беренче каттагы Әдәби салонда узды. Иң элек тамашачыларга режиссер Салават Юзеевның Габдулла Тукайга багышланган “121” исемле кыска метражлы фильмы күрсәтелде. Инде Халыкара кинофестивальләрдә бүләкләргә лаек булырга өлгерсә дә, бу фильмны Тукай музеенда әле беренче генә тәкьдим итүләре иде.

Фильм тәмамлануга музей директоры Рәмис Аймәт музыкаль һәм шигъри марафоннарны ачып җибәрде. Кичәгә бәйрәм рухы өстәп, бер-бер артлы “Кәеф” инструменталъ ансамбле, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Наил Әнәсов, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультеты студенткасы Гөлгенә Кәримуллина музыкаль чыгышлар ясады.

Казан музыка училищесы шәкертләре исә музейга десант булып төшкән диярсең: училищедан Алинә Давыдова, Рафаэль Якупов, Руслан Абдрафиков халык җырларын искиткеч матур итеп башкарулары белән тамашачы күңелен яулады. Чакырылган талантлар гына түгел, Тукай музеенда кичә үтәчәген ишетеп килгән җырга-моңга бай яшьләр иҗаты да игътибардан читтә калмады. Әйтик, гитарада һәм ирен гармунында уйнап җырлаучы Рушан Хаяли чыгышы сюрприз булды. Ул Ренат Харисның “Кан басымы” һәм “Өянке” шигырьләренә үзе язган җырларын бүләк итте.

Шагыйрьләрнең дә бу бәйрәмдә яшьләре генә катнашты. Рифат Сәлах, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләйсән Фәтхетдинова, Резедә Гобәева яңа шигырьләрен сөйләде. Йолдыз шигырьләренең берсен — Рүзәлгә, ә икенчесен Луизага багышлады. Рүзәл дә җавапсыз калмады: үзенең шигырен «Йолдыз белән монолог» дип укыды. Әле Йолдыз шушы араларда тәүге җыентыгын бастырырга йөри икән. Ул — “Күк тирмәсе” дип аталачак. “Мин үзем җыентыкка “Шайтан тәгәрмәче” дип исем бирмәкче идем, нәшрият редакторлары ошатмады. Хәзер инде “Күк тирмәсе” дә ошый башлады кебек”, — диде Йолдыз.

Тукай музеенда бу кичтә казанлыларны чыннан да могҗизалар күп көткән икән. Музей директоры Рәмис Аймәтнең шигырьләренә татар эстрадасында күп җырлар язылганын беләбез, ә менә аның шул җырларны башкарганын әле ишеткән юк иде. “Музей төне”ндә Рәмис Аймәт ике популяр җырын – “Нурлар чәчеп яшә әнкәй” һәм “Син минем җанымның яртысы” хитларын башкарды.

Бәйрәм бик соңга кадәр дәвам итте. Музыкаль-шигьри марафон тәмамлануга, күрше залда Казанның “Шәрык” яшьләр клубы һәм “Сәләт” яшьләре “Кичке уеннар” башлап җибәрде.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган викторина да уздырылды. Тамак ялгап алырга теләгәннәр өчен музейда милли ризыклар белән чәй өстәле әзерләнгән иде.

Лилия Гаделшина

Комментарий язарга


*