ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда — Нәҗибә Ихсановага багышланган кичә

 


2013 елның 25 гыйнварында 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының күренекле актрисасы Нәҗибә Ихсанованың 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби–музыкаль кичә узачак. 

Бәйрәм чарасын музей хезмәткәрләре Нәҗибә Ихсанованың моннан берничә ел элек дөнья күргән автобиографик китабындагыча — “Уйнап үткән гомер” дип атаган. 50 елдан артык гомерен татар театрына багышлаган, бүгенге көнгәчә сәхнәдән төшмәгән, һәм дә озак еллар дәвамында танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның хәләл җефете, илһамчысы булып яшәгән Нәҗибә ханым белән иҗади очрашуга артистканың иҗатын сөюче күпсанлы кунаклар җыелачак. Оештыручылар артистканың тормыш юлъязмасын чагылдыручы видеоязма күрсәтергә дә вәгъдә итә. 


   

 

Комментарий язарга


*