ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда – октябрь


2013 елның октябрь аенда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда күп төрле әдәби-музыкаль чаралар көтелә.
2 октябрьдә (14.00 сәг.) Өлкәннәр көненә багышлап, “Кадерлеләребез…” дип исемләнгән музей чарасы узачак.
9 октябрьдә (14.00 сәг.) Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахуновның “Хәзинә” романы дөнья күргәнгә 50 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырылачак.
16 октябрьдә (14.00 сәг.) татар телендә тәүге фронт газетасы чыгуга 70 ел тулу уңаеннан, “Сугышчы татарларга сүз бирелә” исемле әдәби-музыкаль кичә булачак.
17 октябрьдә (13.00 сәг.) рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш музейда мастер-класс үткәрәчәк.
20 октябрьдә (13.00 сәг.) – Татарстанның халык артисты, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Әсхәт Хисмәт белән иҗади очрашу. Кичә “Җырлы гомер” дип атала, моңлы артист кунаклар алдында үзенең яраткан җырларын башкарыр дип көтелә.
27 октябрьдә (14.00 сәг.) Г.Тукай музеенда Айдар Габдиновның “Шигърият тәлгәшләре” исемле иҗат кичәсе була.


Комментарий язарга


*