ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда Сабантуе мизгелләре


2014 елның 10 июнендә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда “Сабантуй мизгелләре” исемле күргәзмә ачу тантанасы уза. Күргәзмә Г.Тукай әдәби музееның ачылуына 28 ел тулу уңаеннан оештырыла.
Габдулла Тукай әдәби музее татар дөньясының мәдәният учагы булып яшәвен дәвам итә: биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һ.б. чаралар еш уза. Узган елгы “Берзаман бардым печән базарына…” дип аталган күргәзмә Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәренә нигезләнсә, чираттагы күргәзмә татар халкының милли бәйрәме – “Сабантуй”ны  чагылдыруны максат итә.
Сабантуй бәйрәме – татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе. Гасырлар дәвамында милләт тормышында яшәп килгән бу күркәм йола Г.Тукайның “Исемдә калганнар” (1909) әсәрендә дә ачык сурәтләнә: “Бер яктан сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситса кебек нәрсә җыеп йөри иде. Без, яланаяклы малайлар, аның артыннан бер дә калмыйча җөгерә идек. Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы: хатын-кызы, бала-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды…”  Г.Тукай иҗатының милли йолалар, халык иҗаты белән бәйле булуы – бәхәссез.
Күргәзмәдә танылган рәссамнарның әлеге милли бәйрәмнең борынгы һәм бүгенге сурәте чагылыш тапкан сәнгать әсәрләре урын алачак. Биредә Милли музей фондларында саклана торган Равил Заһидуллин, Рафаэль Баһаветдинов, Илдар Әхмәдиев, Абрек Абзгильдинның әсәрләре белән беррәттән, шәхси тупланмалардан алынган Рифкать Вахитов, Канәфи Нәфыйков һәм башка рәссамнарның хезмәтләре тәкъдим ителә.

Габдулла Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*