ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда — сентябрь


Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 2013 елның сентябрендә әдәби-музыкаль чаралар көтелә. 15 сентябрьдә музейда “Татар гармуны” ансамбле концерты узачак. 20 сентябрьдә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән иҗади очрашу булачак. Мәгълүм булганча, 2013 елның 1 августында шагыйрьгә 65 яшь тулды.
27 сентябрьдә Тукай музеенда язучы, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Борһан Шәрәфнең тууына 130 ел тулуга багышланган “Язмыш борылышлары” исемле әдәби-музыкаль кичә үтәчәк. 29 сентябрьдә елның алтын көз фасылы җитүе уңаеннан, традицион “Көзге көйләр” исемле концерт оештырылачак.

Шулай ук 20 сентябрьдә Татарстан Милли музеенда “Шагыйрь күңелендә ниләр бар?” исемле әдәби салонның Татарстан халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллинга 70 яшь тулуга багышланган чираттагы утырышы көтелә.


 

Комментарий язарга


*