ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда – шигърияткә чикләр юк


2014 елның 21 мартында Казанның  Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара шигърият көне уңаеннан “Шигърияткә чикләр юк” дип аталган әдәби-шигъри чара үткәрелә.
21 мартны Халыкара поэзия көне итеп билгеләп үтү турында карар 1999 елда ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30нчы сессиясендә кабул ителә. Беренче тапкыр поэзия көне 2000 елның 21 мартында ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында һәм Мәскәүдә уза. ЮНЕСКО билгеләп узганча, шигърият – кешелекнең рухи мәсьәләләренә җавап бирер дәрәҗәдәге сәнгать, ләкин моның өчен шигьрияткә җәмгыять тарафыннан тиешле игътибар юнәлтелергә тиеш.
Г.Тукай әдәби музеенда шигърияткә багышланган күптөрле чаралар уздырыла. Шигърият бәйрәменең чираттагысы аеруча үзенчәлекле: ул шигъри диалог формасына, импровизация алымына юнәлтелә. Импровизация – әзерлексез, башкарганда иҗат ителә торган сәнгать төре. Ул сәнгатьнең шигърият, музыка, бию, театр өлкәсендә күзәтелә. Кайбер төрки халыкларда шигъри импровизация жанры шактый актив. Мәсәлән, казахларда һәм кыргызларда сүз сәнгатенең бу төре – әйтес, башкортларда әйтеш дип атап йөртелә, аларга төрле уен кораллары ярдәмендә музыкаль бизәк өстәлү дә хас. Бу халыкларда сүз сәнгатенең әлеге төре белән бәйле кайбер чаралар бүген дә күркәм бер традиция булып яшәвен дәвам итә.
Шигъри импровизациядә бүгенге татар поэзиясе вәкилләре – Нәҗибә Сафина, Фәйрүзә Мөслимова, Гөлзадә Бәйрәмова, Илсөяр Иксанова, Йолдыз Шәрәпова, Сания Әхмәтҗанова, Гөлнур Корбанова, Таңчулпан, Халисә Ширмән, Рифат Сәлах, Ләйсән Фәтхетдинова чыгышлары көтелә.

 

Г.Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*