ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда – Төп нөсхә көне


2014 елның 26 апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 128 ел тула. Бу уңайдан Казандагы Тукай әдәби музеенда традицион «Апрель айлыгы» дәвам итә. 15 апрельдә музейда Хәтер көне үткәрелә. Бу көнне 11.00дә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы Габдулла Тукай каберенә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салачак, шагыйрь рухына дога кылачак.
Моннан нәкъ 101 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңарчы андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. Матбугатта Тукайның үлү хәбәре урнаштырыла, газета-журналлар чит илләрдән килгән кайгы телеграммаларына күмелә. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербургта чыккан «Мусульманская газета»да Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла, ә «День» газетасы Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. М.Горький инициативасы белән чыгарылган «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигыренең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Рус журналы»нда Тукай турында язалар, аның «Пар ат» шигыре инглиз телендә басыла. Тукай турында Төркия матбугатында да күп басыла.
Казан шәһәренең Клячкин хастаханәсеннән Тукайны Яңа Татар бистә зиратына озаталар. Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең соңгы көннәре һәм вафаты хакында сөйли торган кыйммәтле экспонатлар саклана. Алар: Г. Тукайны соңгы юлга озатканда төшерелгән фотолар, газета-журналларда басылган некрологлар, төрле кыйтгалардан килгән кайгы телеграммалары һ.б.
15 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда Татарстан Милли музееның Гыйльми совет утырышы да булачак. Анда музейның яңа экспозициясен төзү турында фикер алышу көтелә.
14.30 сәгатьтә исә музейда традицион «Ядкәрләрдә – Тукай рухы» дип исемләнгән Төп нөсхә көне үткәреләчәк. Шагыйрьнең ТР Милли музее фондларында саклана торган шәхси әйберләре, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмалары, РТ Милли китапханәсендәге шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән китаплары тәкъдим ителәчәк.
Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрь һәм аның даирәсе белән бәйле бик кадерле ядкәрләр саклануы билгеле. Шагыйрьнең шәхси әйберләре, аның дуслары Фатыйх Әмирхан, Сәгыйт Сүнчәләй, Сәгыйт Рәмиевкә, Гәзизә апасына һәм туганнарына язган хатлары, әдип һәм дусларының фоторәсемнәре зур кызыксыну уята.
Төп нөсхә көнендә Г.Тукайның безнең көннәргә кадәр сакланып калган  шәхси әйберләрен күрергә мөмкин. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге.
Татарстан Милли архивы Г.Тукай белән бәйле берничә истәлекне игътибарга тәкъдим итә: Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрикә кенәгәсе, Г.Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г.Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы.
Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең үзе исән чакта дөнья күргән китапларын күрсәтәчәк.
Төп нөсхә көнендә күренекле галимнәр, шагыйрь һәм язучылар, Милли архив һәм Милли китапханә хезмәткәрләре, студентлар һәм Казан мәктәпләре укучылары катнашачак.

Г.Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*