ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда «Төп нөсхә көне»

 


2015 елның 15 апрелендә 14:00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музее «Ядкярләрдә Тукай рухы» дип аталган «Төп нөсхә көне»нә чакыра.
Бу көнне музейга килүчеләр татар шагыйре Габдулла Тукайның Татарстан Милли музее фондларында саклана торган фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен, Татарстан Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмаларын, Татарстан Милли китапханәсе фондлаыннан шагыйрь үзе исән чакта басылып чыккан китапларны күрә алачак.
Төп нөсхә көнендә Габдулла Тукайның бөтен шәхси әйберләре музейда тәкъдим ителә. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге. 1945 елга кадәр ул Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Маһруй Тукай белән таныш була, үзе дә шигырьләр яза. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров, әнисенең васыятен үтәп, бу ядкярне Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына илтә, соңрак экспонат Татарстан Милли музее фондларына күчә.
ТР Милли архивы Габулла Тукай белән бәйле берничә әйбер күрсәтә: Кушлавыч авылының шагыйрь тууы турында язылган метрикә кенәгәсе, Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г.Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы.
ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең үзе исән чакта чыккан китапларын алып килә.
Габдулла Тукай әдәби музее урта мәктәпләрдә укучылар арасында «Ядкярләрдә Тукай рухы» дип аталган республика иҗади әдәби эшләр конкурсы игълан иткән иде. 15 апрельдә «Төп нөсхә көне» кысаларында бу конкурста җиңүчеләрне котлау да булачак. Аларга ТР Милли музее грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
15 апрельдә 16:30 сәгатьтә Г.Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясен уку оештырыла. Моннан нәкъ 105 ел элек күренекле татар шагыйре бу лекцияне Казанда «Шәрык» клубында укый. «Шәрык» клубы җыела торган урыннарның берсе исә Мәрҗани урамындагы Сабитовлар йортында була. Габдулла Тукайның халык әдәбияты турында лекциясен тыңларга түбәндәге адрес буенча чакырабыз: Казанның Мәрҗани урамы, 8нче йорт.

 

 

Г.Тукайның әдәби музее


 

Комментарий язарга


*