ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда – Төп нөсхә көне


2012 елның 13 апрелендә Казанның Г.Тукай музеенда Төп нөсхә көне узачак. Бу көнне Габдулла Тукайның Татарстан Милли музее һәм Татарстан Милли архивы фондларында сакланучы шәхси әйберләре киң катлам халык игътибарына тәкъдим ителә.
Мәсәлән, Татарстан Милли архивыннан Тукайның тууы турындагы таныклыгын, беренче татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина–Волжскаяга багышланган “Ике кояш” исемле шигыренең кульязмасын, Габдулла Тукайның 1908 елда чыгарга тиешле булган шигырьләр җыентыгына ул вакыттагы жандармерия тарафыннан арест салыну турындагы документ күрсәтеләчәк.
Шулай ук музейда оештырылачак күргәзмәгә Тукайның хатлары, фотосурәтләре, кара савыты, түбәтәй, каләм савыты, җиң каптырмалары, юл кәрзине дә куелачак. Шагыйрьнең дусларына үз кулы белән истәлеккә дип язып бүләк иткән 1908 елгы һәм 1912 елгы фотосурәтләрен дә күреп булачак.  


Комментарий язарга


*