ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда – Туган тел көне


2014 елның 21 февралендә Казанның татар шагыйре Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара Туган тел көненә багышланган “И туган тел!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылачак.

ЮНЕСКОның 1999 елның ноябрендәге 30-нчы Генераль конференциясе карары белән 2000 елның 21 феврале Туган тел көне буларак үткәрелә. Әлеге карар БМОның Генераль Ассамблеясендә яклау таба  һәм бу бәйрәм ел саен үткәрелә башлый. Ул татар теленә генә түгел, башка ил һәм милләтләрнең телләренә дә кагыла һәм бик шатланып кабул ителә, чөнки һәр милләткә дә үз теле газиз, шул ук вакытта башка тугандаш халыклар телләренә дә хөрмәт булырга тиеш. Бары тик бер-берсенең милләтенә, теленә хөрмәт яшәгәндә генә халыклар арасында дуслык сакланачак.

М.Гафури, Г.Тукай, Г.Ибраһимов кебек татар әдипләре дә ана теленең кыйммәте турында кайгырту нисбәтеннән татар теленең фәнни нигезләрен эшләү буенча актив эшчәнлек алып барганнар. 1911 елда Мәҗит Гафури “Шура” журналында татар теленең төрле алынмалар белән чуарланган булуын тәнкыйть иткән мәкаләсендә киң катлам кешеләр аңларлык әдәби тел кирәклеге турында сөйли. Габдулла Тукай 1911 елда  татар теленең нечкәлекләренә төшенеп җитмичә яңа грамматик категорияләр кертергә тырышучылардан көлеп, “Татарчага сарыф, нәһү язучыларга ихтар” мәкаләсен яза.
Үзе гарәп, фарсы һәм төрек телләрен яхшы белсә дә, Тукай татар телен бөтен яңгырашы, нечкәлекләре белән ярата. Ул татарның югары катламының гарәп, төрек телләренә иярүләрен кискен гаепли. Үзе дә беренче шигырьләрен төрек, фарсы алынмалары белән чуарлап язса да, соңрак ул бу “мода”дан чыга барып саф татар телендә иҗат итә башлый. Үзе дә бу күчешкә сокланып, дулкынланып “Туган тел” шигырен яза.

Музейда  “И туган тел” бәйрәменең кунаклары – шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Корбанова һәм Казанның 16нчы татар гимназиясе укучылары. Гөлнур Корбанова яшүсмерләр белән татар теленең хәзерге урыны, дәрәҗәсе турында сөйләшү алып барачак, үзенең шигырьләрен укыячак, укучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Балалар үзләре дә классик һәм замандаш шагыйрьләрнең әсәрләрен укып, алар шигырьләренә җырлар башкарачак. Мәктәп укучылары арасында каләм тибрәтүчеләргә шагыйрә белән  үзләренең иҗат җимешләрен уртаклашу, фикер алышу мөмкинлеге туачак, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.


Комментарий язарга


*