ТАТ РУС ENG

Тукай музеенда – Тукай айлыгы


2014 елның апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукайның Казандагы Әдәби музее гадәттәгечә Тукай айлыгы уздыра. Музей директоры Гүзәл Төхфәтова сөйләгәнчә, 2014 ел – Россия һәм Татарстанда Мәдәният елы итеп игълан ителүе уңаеннан, апрельдә Тукай айлыгын зур түземсезлек белән көтеп алынган. 2014 елда музей урнашкан Шамил йорты төзекләндерелер дип тә планлаштырыла.
Гүзәл Төхфәтова хәбәр иткәнчә, 2014 елның 2 апрелендә Г.Тукай музеенда Халыкара балалар китабы көненә багышланган “Бала күңеле” исемле кичә узачак. Анда татар әдипләре, Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Ленар Шәех, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова һәм башка шагыйрьләр катнашачак.
Тукай айлыгының беренче көннәрендә, 4 апрельдән башлап, музейга бүләк тапшыру көннәре оештырылачак. Бу көннәрдә музейга Габдулла Тукайның үзе исән чагында язылган әсәрләрен, аның замандашлары белән бәйле материалларны, Иске Татар бистәсе тарихы турындагы язмаларны, материалларны тапшырырга мөмкин. “Былтыр без музей өчен Аппаковлар гаиләсеннән материаллар рәвешендәге кыйммәтле экспонатлар алдык. Быел да кызыклы материаллар кабул итәрбез дип ышанам”, – дип өметләнә музей директоры.
Шулай ук 4 апрельдә музейда 2014 елда Габдулла Тукай премиясенә дәгъва кылган кандидатлар белән очрашу үтәчәк.
Гүзәл Төхфәтова әйтүенчә, 15 апрельдә музейда узачак «Төп нөсхәләр көне» кысаларында, кунакларга Татарстан Милли музее, Милли китапханәсе фондларыннан, Милли архивтан Габдулла Тукайның мемориаль әйберләре һәм аның исеме белән бәйле төрле документлар күрсәтеләчәк.
24-25 апрель көннәрендә музейда «Тукай укулары» узачак. “Г.Тукай һәм татар мәдәнияте: мирасны актуализацияләү” исеме астында булачак конференция Мәдәният елына багышлана. 26 апрельдә исә Г.Тукайның туган көненә багышланган зур бәйрәм чарасы ниятләнелә.

 

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*